1. Тәрәзәдән язны күзәтү.

– Бүген көн нинди: кояшлымы, болытлымы?

– Сез урамда тагын нинди үзгәрешләр күрәсез?

– Ә нигә урамда җылы дип уйлыйсыз?

– Гөрләвекләр ничек барлыкка килә?

– Тамчы каян тама?

– Агачларда нинди үзгәрешлшр күрәсез?

2. «Язгы авазлар» үстерешле уены. Магнитофон тасмасында тамчы, гөрләвекләр, кошлар тавышларын тыңлау.

Тәрбияче:

– Балалар, бу нәрсә тавышы? (Тамчы тама: тып-тып-тып!) Челтер-челтер аккан бу тавыш нәрсәнеке дип уйлыйсыз? (Челтер-челтер гөрләвек ага).Ә бу нинди авазлар? (Чыпчыклар чыркылдашалар). Чыпчыклар нигә шулай шатланалар? (Яз килде, шуңа шатланалар).

3. «Кыңгырау» уены.

Тәрбияче:

– Минем кулымда кыңгырау. Кем миңа [ң] авазы кергән сүз әйтә, кыңгырауны шуңа бирәм.

Илнур:

– Яңгыр.

Тәрбияче:

– КыҢгырауны сиҢа бирәм, Илнур.

Илнур:

Минем кулымда кыңгырау,

Кыңгырау тотып йөгерәм.

Кем миңа матур сүз әйтә:

Кыңгырауны шуңа бирәм.

Илнур кыңгырауны [ң] авазы кергән сүз әйткән балага тапшыра.

Уен шулай дәвам итә.

4. «Уйла – җавап бир» уен күнегүе.

«Мин сиңа кыңгырау бирәм» җөмләсе ничә сүздән тора?

– Җөмлә нинди сүздән башлана? Беренче (соңгы) сүзне әйт.

– Җөмләдә [ң] авазы кергән сүзләр бармы? Кайсы сүзләрдә [ң] авазы бар?

– [Ң] авазы сүзнең кайсы урынында?

Кыңгырау сүзендәге сузык авазларны әйт.

– Сүздәге тартык авазларны әйт.

5. Динамик пауза: «Яз килә» уены (Б. Рәхмәт шигыре буенча).

Яз килә! Яз килә!

Кулларны як-якка җәю,

Сыерчыклар килә.

очу хәрәкәтләре,

Гөрләшеп, сайрашып,

кулларны өскә күтәрү, селкү,

Җырчы кошлар килә.

чүгәләү,

Бик күңелле тышта:

басу, баш бармакны күрсәтү,

Кар эри, боз китә.

кулларны алда чайкау,

Чабышып йөриләр

урында йөгерү,

Малайлар бер читтә.

урыннарга утыру.

6. М. Фәйзуллинаның «Яңгыр» шигырен ятлау.

ЯҢгыр, яҢгыр, язгы яҢгыр,

Өзелеп көтте сине кыр.

Яфрак ярсын өрәҢге,

Үссен көзгә бәрәҢге.

7. Сынамышлар әйтү.

* Мартның берендә аяз – аяз булыр бөтен яз.

* Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.

* Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

* Кара карга килгәч, бер айдан кар китә.