Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулга-кул тотыналар.

Бергә-бергә дус булырга,

Кулны-кулга тотындык.

Уңга карап елмайдык.

Сулга карап елмайдык.

Бергәләп тыпырдап алгач,

Урыннарга утырдык.

1. Табышмак әйтү.

Ак юрганымны алып куйдым,

Яшел юрганымны җәеп куйдым. (Яз).

2. «Яз килә» темасына әңгәмә.

Тәрбияче:

– Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар:

– Карлар эри.

– Түбәләрдән тамчылар тама.

– Гөрләвекләр ага.

– Кояш ныграк җылыта.

Тәрбияче:

– Күк йөзе нинди? (Якты, кояшлы). Кар нинди була? (Җепшек, пычрак). Көн нинди? (Җылы, озын, кояшлы). Кар эрегәч нәрсә барлыкка килә? (Гөрләвекләр). Яз ел фасылын яратасызмы? Ни өчен?

3. «Җөмләне дәвам ит» үстерешле уены.

Тәрбияче җөмләне башлый, балалар дәвам итәләр.

Яз көне кар (нишли?) – эри, кими, җиргә сеңә.

Яз көне кояш (нишли?) – елмая, җылыта, көлә, нурларын сибә.

Гөрләвекләр (нишли?) – ага, челтер-челтер килә.

Җир (нишли?) – җылына, кардан арына.

Елгалар (нишли?) – ташый, күтәрелә.

Көннәр (нишли?) – озыная, җылына.

Кошлар (нишли?) – җылы яктан кайта, оя ясый, бала чыгара.

4. Динамик пауза: «Килде яз» уены

Киң итеп җәеп колач

Кулларын як-якка җәяләр,

Килде яз, килде яз.

кул чабалар,

Елмаеп тора кояш,

кулларны өскә күтәрәләр

Көн аяз, көн аяз!

кул чабалар,

Кыш буе яткан карлар

чүгәлиләр,

Эределәр, эределәр.

бер урында йөгерәләр,

Сыерчыклар, тургайлар

кулларны як-якка җәяләр,

Килделәр, килделәр.

очу хәрәкәтләре ясыйлар

5. Шамил Якуповның «Уяну» картинасын («Матурлыкка куанычлы юл, Р. К. Шәехова) карау.

Тәрбияче картинада язның беренче билгеләре сурәтләнүе турында сөйли.

Пробуждение Якупов Ш.К.

Мартның чиста зәңгәр күк йөзе яз килүен күрсәтә. Ак кар көпшәк һәм пычрак сорыга әйләнгән. Челтерәп шарлавык ага. Кояш үзенең җылысы белән салкын җирне иркәли. Уйсулыкларда әле кар кисәкләре ята. Тиздән кояш нурлары ул карларны да эретер. Күп тә үтмәс, җир йөзе ямь-яшь үлән белән капланыр. Табигать кышкы йокысыннан уяна.

Балалар, рәсемгә карап, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында сөйлиләр.

6. Бари Рәхмәтнең «Яз килә» шигырен («Куанычым-багалмам», ٩٣ бит) уку.

– Шигырь нәрсә турында? (Шигырь яз турында)

– Шигырьдә язның нинди билгеләре турында сүз бара? (Кошлар килә, кар эри, боз китә).

– Яз айлары ниндиләр? (Март, апрель, май).

– Хәзер язның кайсы ае? (Март ае. Март – язның беренче ае).

– Март ае кайсы айдан соң килә? (Февральдән соң).

Шөгыльдән тыш вакытларда Н. Мадьяровның «Кар астыннан чыкты яз», Ф. Кәримнең «Яз җитә» («Куанычым-багалмам», ٥٧, ١٩٨ битләр) шигырьләрен укырга мөмкин.