1. Җыр тыңлау: «Әбием» (Ә. Синугыл сүзләре, Г. Гәрәева музыкасы).

Яратам әбиемне,

Сөйли ул, көлә-көлә.

Укыганын да күрмим,

Миннән дә күбрәк белә.

Аңламасам, аңлата

Татлы тел белән генә.

– Яхшы йөр, кеше бул,

Иреш, – ди, – теләгеңә.

2. Җырның эчтәлеге буенча фикер алышу.

– Җырда кем турында җырлана?

– Әби ничек сөйли?

– Аңламаган әйберне әби ничек аңлата?

– Әби нинди теләкләр тели?

– Әби сүзен тагын ничек әйтәбез?

– Ни өчен әбиләрне дәү әнием дип йөртәбез?

– Дәү әниләрне ни өчен яратабыз?

3. Дидактик уен: «Кем әбисе турында кызыклырак җөмлә уйлап таба?»

Балалар әбиләре турында сөйлиләр. Кемнең җөмләсе кызыклырак килеп чыга, шуңа йолдызчык бирелә. Иң күп йолдызчык җыйган бала җиңүче була.

4. Динамик пауза: «Минем әбием» (Г. Латыйп шигыре буенча).

Әбием күзлек кия,

Баш һәм имән бармакларны күз турысына кую,

Чәчләренә чал кунган.

чәчләрне сыйпау,

Бер көн дә соңга калмый,

урында атлап тору,

Иртүк тора йокыдан.

аяк очларында күтәрелү,

Минем әби энемне

кулларны уңга-сулга чайкау,

Бәй-бәй итә, пәп итә.

«бәби йоклату»,

Ул йокыдан торганда,

«үс-үс» иттерү,

Мәмие пешеп җитә.

кулларны алга сузу.

5. «Шартла, куык!» дидактик уены.

Б авазының дөрес әйтелеше өстендә эш («Иң татлы тел – туган тел», 27 бит).

Сүзләрдә авазның урынын билгеләү.

6. Шигырь ятлау: «Әбиемне яратам», Гөлшат Зәйнашева («Куанычым-багалмам», 239 бит).

Шөгыльгә йомгак ясала.

Тәрбияче:

– Балалар, әби-бабайлар – бик хөрмәтле кешеләр. Алар әти-әниләрегезне, сезне – оныкларны сөендерү өчен бик тырышалар! Җылы оекбаш-бияләйләр бәйлиләр; өйләрне җыештырып, бүлмәгә нур кертәләр; тәмле ашлар пешерәләр. Аларның эшләгән эшләре, иткән изгелекләре әйтеп-сөйләп бетергесез! Әби-бабайларның иң зур шатлыклары – сез – оныклар! Шуңа без аларны булдыра алган кадәр кадерләргә тиеш. Өйгә кайтып кергәч, йөгереп килеп, аларга чишенергә булышыгыз. Җылы башмакларын китереп бирергә онытмагыз.

Моңсу чакларында, көмеш чәчләреннән сыйпый-сыйпый, ягымлы сүзләр белән юатыгыз. Аларны сезне кадерләгән кулларны нәни кулларыгыз белән сыйпап иркәләгез!