«Әнием-кадерлем!»
Информация
салфетка.
Бурычлар
Балаларның фикерләү сәләтләрен, бармакларның вак моторикасын, күз үлчәмнәрен, күзаллауларын үстерү. Декоратив композиция барлыкка китерү күнекмәләре бирү.
Хезмәт сөючәнлек, түземлелек, пөхтәлек; әниләрне ярату, хөрмәт итү кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Бүлмәгә мимоза чәчәкләре тоткан куян баласы Шаян керә.
1. Шаян белән исәнләшү. Әңгәмә.
Шаян:
– Исәнмесез, дусларым. Тиздән әниләр бәйрәме җитә бит! Менә, әниемне котларга чәчәкләр алдым әле. Ә сез ничек әзерләнәсез соң әниләр бәйрәменә?
Балалар:
– Без җырлар өйрәнәбез,
– Шигырьләр дә өйрәндек.
– Бәйрәмдә биибез дә.
Тәрбияче:
– Афәрин, Шаян, син бик игътибарлы, мәрхәмәтле бала. Әниеңне бәйрәм белән котларга бүләгең инде әзер. Безнең ничек әзерләнүебез турында балалар сөйләделәр инде: без әниләрне кунакка чакырдык, шуңа әзерләнәбез. Ә бүләкне – мимоза чәчәкләрен – үз кулларыбыз белән ясаячакбыз. Теләсәң, сине дә чәчәк ясарга өйрәтербез.
Шаян (шатланып):
– Рәхмәт, тәрбияче апа. Мин ясаган чәчәгемне Наянга бүләк итәрмен!
2. «Безнең әниләр». Фотокүргәзмә буенча әниләр турында сөйләү.
Тәрбияче:
– Күргәзмәдә барыгызның да әниләрегезнең фотолары куелган. Хәзер сез, шул фотога карап, әниегез белән таныштырырсыз: әниегез турында сөйләрсез.
Хикәя планы:
– Бу – минем әнием.
– Әниемнең исеме...
– Минем әнием ... (матур, ягымлы, сөйкемле, чибәр).
– Әниемнең эш урыны (һөнәре).
– Әниемнең өйдә башкарган эшләре.
– Мин әниемне бик яратам.
٣–٤ бала әниләренең фотосурәте буенча хикәя төзеп сөйлиләр.
3. «Ягымлы сүзләр» уен күнегүе.
Тәрбияче кулында ромашка чәчәге. Исеме әйтелгән бала, тәрбияче янна килеп, ромашканың бер таҗын ала һәм әнисенә карата ягымлы сүз әйтә.
Балалар:
– Әни, әнием, әнкәй, әнием бәгырем, кадерлем һ.б.
Тәрбияче:
– Ә әнилерегез сезгә нинди матур сүзләр белән эндәшә?
Балалар:
– Алмам, бәгырем, кояшым, йолдызым, улым, балам, кызым, җимешем, алтыным һ.б.
4. Динамик пауза: «Бүләк» (Д. Хәбибуллин шигыре буенча).
Нәни кыз Гөлчәчәк |
Балалар чүгәлиләр, |
Салкын кыш көнендә |
торып, үзләрен кочаклыйлар, |
Чәчәкләр үстерә |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Тәрәзә төбендә. |
кулларын алга сузалар, |
Су сибә аларга |
су сибү хәрәкәтләре, |
Һәр иртә һәм кичен, |
башларын өскә, аска ияләр, |
Беләмсез ул шулай |
иңбашларын сикертәләр, |
Тырыша ни өчен? |
урында тыпырдыйлар, |
Тиздән бит әниләр |
кулларын як-якка җәяләр, |
Бәйрәме җитәчәк, |
кулларын алга сузалар, |
Шул көнгә зур бүләк |
баш бармакларын күрсәтәләр, |
Әзерли Гөлчәчәк. |
кул чабалар. |
5. «Матур теләкләр».
Тәрбияче өстәл өстендә торган матур бизәлешле тартмадан «йөрәк» ала. Балалар, йөрәкне бер-берләренә биреп, бәйрәмдә әниләренә телисе теләкләрне әйтәләр.
– Мин әниемә бәхет телим.
– Мин әниемә сәламәтлек телим.
– Мин әниемә шатлык телим.
– Мин әниемә зур унышлар телим.
– Мин әниемә кояш гомере телим.
6. «Мимозалар – бүләккә!». Квиллинг техникасында күләмле аппликация – мимоза чәчәкләре ясау.
Игътибар!
*Аппликация өчен сары төстәге кәгазь тасмалар кирәк булачак. Аларны сез үзегез кисеп әзерли аласыз.
*Тасмаларны махсус таякчыкка яисә карандашка чорнагыз.
* Ахырдан тасманы, кирәкле зурлыкта бушатып яки тыгыз килеш калдырып, очын җилем белән ябыштырып куегыз һәм карандашны тартып алыгыз.
Шөгыльне «Рәхмәт, әнием» («Балалар бакчасында әдәп– әхлак тәрбиясе», методик әсбап өчен аудиокушымта, 103 нче трек) җыры белән тәмамларга мөмкин.