١. Табышмак әйтү:

«Тек-тек-тек. Тек-тек-тек.

Мөгезенә эленгән җеп.

Тәпие энәле,

Нәрсә бу – бел әле!? (Тегү машинасы)

Тәрбияче:

– Җавапны бик тиз әйттегез, балалар. Ничек белдегез?

Балалар:

– Тегү машинасы тек-тек дигән тавыш чыгара.

– Анда энә, җеп бар.

Экранда тегүче хезмәте сурәтләнгән рәсем күрсәтелә.

٢. Рәсем буенча сораулар:

– Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Рәсемдә тегү бүлмәсе сурәтләнгән).

– Өстәлләрдә нәрсәләр бар? (Тегү машиналары).

– Алдагы өстәлдә нәрсәләр ята? (Алдагы өстәлдә кайчы, энәләр, сантиметр, кәтүк, тукыма бар).

– Тегүчеләр ничек киенгәннәр? (Башларына кызыл яулык кигәннәр, алъяпкыч япканнар.)

– Алар нәрсәләр тегәләр? (Күлмәкләр, сарафаннар).

– Тегүчеләр хезмәтеннән башка яшәп буламы? (Юк. Чөнки кешеләр киемсез яши алмый. Тегүчеләр булмаса, матур киемнәр булмас иде һ.б.)

٣. Рәсем буенча хикәя төзү. Тәрбияченең хикәя үрнәге:

«Рәсемдә тегүчеләр бүлмәсе сурәтләнгән. Өстәлдә тегү машиналары тора. Алгы өстәлдә кайчы, үлчәгеч тасма, энәләр, кәтүк, тукымалар ята. Тегүчеләр башларына кызыл яулык кигәннәр, алъяпкыч япканнар. Тегүчеләр хезмәте бик кирәкле. Ул кешеләрне сөендерә».

٤. Балалар сөйләме. (٥–٦ бала сөйли. Сораулар, әйтеп җибәрү, кабатлату алымнары кулланыла).

Д5. Динамик пауза: «Ял итәбез» уены

Хәрәкәтләр сүзләргә туры китереп ясала.

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк:

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып-торып алыйк.

Бер аякта сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

٦. Әнәс Кариның «Минем әнием – тегүче» шигырен («Куанычым-багалмам», ٢٠٦ бит) уку.

٧. «Күп белүче» үстерешле уены.

Тәрбияче һөнәр ияләренең атамасын әйтә. Балалар шул һөнәр иясенә туры килгән эш-гамәлләрне белдергән сүзләрне атыйлар.

* Табиб – ... укол ясый, дару бирә, тыңлый, бәйли һ.б.

* Сатучы – ... үлчи, үлчәүгә куя, саный, товарын мактый.

* Төзүче – ... измә ясый, кирпечләр тезә, кисә, буйый һ.б.

* Пешекче – ... пешерә, савыт – саба юа, бәрәңге әрчи, чәй кайната һ.б.

Шөгыль барышында яки шөгыльдән тыш вакытларда Г. Нәбиуллинның «Доктор апа» («Куанычым-багалмам», ٢٠٦ бит), Э. Мөэминованың «Фокусчы» («Куанычым-багалмам», ٢٠٦ бит), Л. Шәехның «Кем кем була?» («Куанычым-багалмам», ٢٠٥ бит) шигырьләрен укырга мөмкин.