Шөгыль «Хәерле көн» уены белән башлана. Балалар түгәрәк ясап басып торалар, бер-берләре белән исәнләшәләр.

Хәерле көн, уң күршем,

Хәерле көн, сул күршем,

Хәерле көн, дусларым.

1. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» (тәрбияче хикәясе):

Безнең татар халкы гомер-гомергә эшчән булган. Ирләр дә, хатын-кызлар да күп төрле һөнәр белгәннәр. Үз һөнәрлләренә кечкенәдән үк балаларын да өйрәткәннәр. Һөнәргә малайларны – әтисе, кыз балаларны әнисе өйрәткән. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – дигәннәр борынгылар. Моның белән алар һәр һөнәрнең кирәклеген, тормышта ярап куярга мөмкинлеген аңлатканнар. Әби-бабаларыбыз үз һөнәрләрен сезнең әти-әниләрегезгә өйрәткәннәр. Ә әти-әниләрегез сезгә өйрәтерләр. Шулай итеп һөнәр буыннан-буынга күчәр.

2. «Әти-әнием һөнәре».

Балалар әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйлиләр.

– Минем әним – табиб. Табиб һәркемгә кирәк. Ул авыруларны карый, дәвалый. Әнием авыруларны терелтү өчен тырыша. Ул бик игътибарлы, ягымлы.

– Минем әтием төзүче булып эшли. Төзүче һөнәре дә бик кирәк, чөнки төзүчеләр йортлар, балалар бакчалары салалар. Аларның хезмәте авыр, ләкин бик кирәкле.

– Ә минем әнием – ашханәдә пешекче. Ул анда тәмле ашлар пешерә. Тагын коймак, чәкчәк, гөбәдия дә пешерә. Әниемне бөтен кеше ярата. Мин дә бик яратам.

– Минем әтием – шофер. Ул кибеткә төрле ашамлыклар ташый. Аны кибетче апалар гел көтеп торалар. Шофер да бик кирәкле һөнәр.

3. Интерактив уен: «Эшләү өчен кемгә нәрсә кирәк?»

Экранның уң ягында табиб, пешекче, укытучы һ.б. һөнәр ияләре рәсемнәре, ә сул якта әлеге һөнәр ияләренә кирәкле әйберләр сурәтләнгән рәсемнәр. Балалар һәр һөнәр иясенә туры килгән әйберне эзләп табалар һәм уң якка «күчерәләр». Мәсәлән: пешекчегә – чүмеч, чәйнек, иттарткыч, тәлинкә. Уен шулай дәвам итә.

4. Динамик пауза: «Күрсәт әле, үскәнем» уены.

Тәрбияче биргән сорауга балалар, шигырьдәге сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

– Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек камыр басалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай камыр басалар.

– Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек җирне казыйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай җирне казыйлар.

– Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек утын яралар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай утын яралар.

5. Шигырь уку: «Кем булырга?», Асия Юнысова.

Серләшәләр, язгы урман

Бөреләр ярган чакта.

Кем нинди һөнәрне сайлый? –

Сүз менә шушы хакта.

Айрат сөйли: «Иң алдынгы

Тракторчы әтием.

Тракторчы булудан да

Әйбәт һөнәр тапмыймын.

Бәхет эзләп, туган җирдән

Китмәм әллә кайларга.

Уйлыймын мәктәп бетергәч,

Аның юлын сайларга.

«Доктордан да шәп һөнәр юк, –

Кешегә өсти гомер.

Мин доктор булачакмын!» – дип,

Өзеп әйтә Биктимер.

Әсма: «Савымчы булам», – ди,

Гөлнур очучы булмакчы,

Айбулатны урман тарта,

Абыйсы да урманчы.

6. «Кайсы һөнәр ошый? Ни өчен». Сорау – җавап.

– Миңа табиб һөнәре ошый, чөнки... табиб авыруларны дәвалый.

– Миңа пешекче һөнәре ошый, чөнки ... пешекче тәмле ашлар пешерә.

– Миңа тегүче һөнәре ошый, чөнки... тегүче безгә матур күлмәкләр тегә.

Шул рәвешчә башка һөнәрләр турында да сөйләнә.

Шөгыль ахырында «Өч дуңгыз баласы» мультфильмын карарга мөмкин. Мультфильмны караганнан соң, «тырышып, җиренә җиткереп эшләгәнгә күрә, Наф-Нафның өе чыдам, нык булган» дигән нәтиҗә ясала.