«Хезмәт кешене бизи».
Информация
Бурычлар
Балаларның акыл сәләтен, зиһен эшчәнлеген үстерү. Мөстәкыйль фикер йөртергә, тулы җөмләләр белән җавап бирергә күнектерү.
Балалар әдәбиятының матур үрнәкләре аша балаларда өлкәннәр хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт кешесенә хөрмәт, ихтирам сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Уен күнегүе: «Безнең гаиләдә кем нәрсә эшли?».
Балаларга төрле эш-гамәлләр башкаручы гаилә әгъзалары сурәтләнгән рәсемнәр таратыла. Тәрбияче сораулар бирә. Балалар үзләрендә булган рәсемгә туры килгән җавапны тулы җөмлә белән әйтәләр.
Әни күлмәк тегә.
Әти үтүк төзәтә.
Бабай газета укый.
Кыз тузан сөртә.
Малай кадак кага.
Әби аш пешерә.
Бабай урындык төзәтә.
Әби бияләй бәйли.
Әни кер юа.
Малай китап укый.
Кыз кер үтүкли.
Әти әнигә булыша.
2. Шигырь уку: «Өй җыя», Мөнир Мазунов.
Эш сөюче Мөршидә
Тырышып өстәл сөртә,
Яңа йорт җиһазларын
Өйдә тәртипкә кертә.
Үзе бик күп эш белә:
Идән юа, себерә...
Нәни куллар турында
Бик матур җырлар белә.
– Карагыз, – ди, – аларны:
Эш яраткан кулларны.
Кечкенә булсалар да,
Кыш көне туңсалар да,
Эшкә бик оста алар,
Өстәлне дә җыялар,
Идәнне дә юалар,
Өйгә керсә чебеннәр,
Аларны да куалар.
Тәрбияче балалар белән эш сөюче Мөршидәнең өйдә нинди эшләр башкарганы турындаәңгәмә кора. Балалар Мөршидә турында сөйлиләр. тәрбияче балаларның тулы җөмләләр белән, һәр сүзне ачык әйтеп, эзлекле сөйләүләренә игътибарын юнәлтә.
Балалар:
– Мөршидә өстәл сөртә.
– Мөршидә бик күп эш белә.
– Мөршидә идән юа.
– Мөршидә идән себерә.
– Мөршидә җырлар җырлый.
– Мөршидә чебеннәр куа.
3. «Ул нинди?» үстерешле уены.
Тәрбияче:
– Мөршидә нинди?
Балалар:
– Мөршидә тырыш, уңган, булган, өлгер, җитез, эш сөючән, ярдәмчел.
Тәрбияче:
– Мөршидәнең куллары нинди?
Балалар:
– Кечкенә, нәни, бәләкәй.
Тәрбияче:
– Кечкенә сүзенең капма-каршысын әйтегез.
Балалар:
– Зур.
Тәрбияче:
– Зур сүзен тагын ничек әйтеп була?
Балалар:
– Дәү, олы һ.б.
Уен башка сүзләр әйтеп дәвам итә.
4. Динамик пауза: «Башмакчы» җырлы татар халык уены («Уйныйк-куаныйк», 122 бит).
5. «Табышмак – миннән, җавабы – сездән».
Эш кораллары турында табышмаклар әйтелә. Экранда табышмакларның җавапларына туры килгән рәсемнәр күрсәтелеп бара.
Тешләрем бар – тешләмим,
Начар эшне эшләмим.
Сарай-кура тирәсендә
Җәен-кышын эштә мин.
(Пычкы)
Көзме, кышмы, язмы, җәйме –
Тыңламый, нишләтәсең –
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(Кадак)
Бакчаларда, кырларда,
Хезмәт сөйгән кулларда.
Керә, чыга җиргә ул –
Йөзе бик тиз агара.
(Көрәк)
Үткен телле, шома йөзле,
Алга, артка йөгерде:
Сырны, кырны бетерде,
Бетергәнен төкерде.
(Ышкы)
Җиңем һәр чак сызганулы.
Белмим җәлләү, кызгануны;
Озын, нечкә, чалышларны,
Кермиенчә карышканны,
Төзәткәнче тукыймын,
Иңдергәч тә туктыймын.
(Чүкеч һәм кадаклар)
6. Әңгәмә: «Уңган кеше – алтын кеше»
Тәрбияче:
– Мөршидәне тырыш кыз дидек. Димәк, ул ялкау түгел. Ә бөтен эшне дә белә торган кеше турында уңган диләр. Ничек уйлыйсыз: җитез дип нинди кешегә әйтәләр? (Эшне тиз эшли торган кешегә). Бик дөрес, эшне тиз башкара торган кеше турында җитез, өлгер диләр.
Безнең татар халкы гомер-гомергә бик тырыш, эшчән булган. Балта осталары йорт салганнар, тегүчеләр теккән. Чигүчеләр сөлге, калфак чиккәннәр, киемнәрне матур бизәкләр белән бизәгәннәр. Хезмәт сөйгән һөнәр осталарын халык зурлаган.
٧. Мәкаль әйтү, мәгънәләрен ачыклау.
– Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.
– Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
– Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.
– Эше барның – ашы бар.
– Уңган кеше – алтын кеше, ялкау кеше – ярты кеше.