«Сәяхәт» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, безгә хат килде. Бу хатта безгә кызыклы сәяхәткә чакыру билетлары җибәрелгән. Сез сәяхәткә әзерме?

Балалар:

– Әйе

Тәрбияче:

– Ә нәрсәдә сәяхәт итәргә була?

Балалар:

– Машинада, самолётта, поезда сәяхәт итәргә була.

Тәрбияче:

– Балалар, урамда кояшлы, җылы җәй. Шуңа күрә поезда барырга тәкъдим итәм. Әйдәгез, бергә поезд ясыйк. Мин машинист булырмын. Ә сез вагоннар. Чух-чух! Менә беренче тукталыш – «Китап» тукталышы. Монда нәрсәләр бар?

Балалар:

– Монда китаплар бар.

Тәрбияче:

– Нинди китаплар?

Балалар:

– Зур һәм кечкенә китаплар.

Тәрбияче:

– Афәрин! Ничә зур китап бар?

Балалар:

– Бер зур китап.

Тәрбияче:

– Ничә кечкенә китап бар?

Балалар:

– Кечкенә китаплар күп.

Тәрбияче:

– Кузгалабыз. Безнең алдыбызда ике юл. Кайсы юл белән киләсе тукталышка тизрәк барып җитәрбез?

Балалар:

– Зәңгәр юл белән.

Тәрбияче:

– Ни өчен?

Балалар:

– Чөнки зәңгәр юл яшеленә караганда кыскарак.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, аларны чагыштырып карыйк. Дөрес, зәңгәр юл яшелгә караганда кыскарак. Алга таба киттек. Тагын бер тукталыш -»Гараж» тукталышы. Монда нәрсәләр бар?

Балалар:

– Машиналар бар.

Тәрбияче:

– Ә зурлыгы буенча машиналар нинди?

Балалар:

– Зур һәм кечкенә машиналар.

Тәрбияче:

– Кечкенә машиналар ничә?

Балалар:

– Кечкенә машиналар күп.

Тәрбияче:

– Ничә зур машина?

Балалар:

– Бер зур машина.

«Поездның тәгәрмәчләрен төзәтәбез» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Сезнең белән уйнаган вакытта безнең поезд ватылды. Без аны сезнең белән ясый алырбызмы икән? Әйдәгез, өстәл янына барыйк әле. Карагыз, өстәл өстендә нәрсә бар?

Балалар:

– Поезд.

Тәрбияче:

– Ул йөри аламы? Нигә?

Балалар:

– Чөнки тәгәрмәчләре юк.

Тәрбияче:

– Поезд йөрсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Дөрес, без аны хәзер төзәтәчәкбез. Безнең өстәлдә төзәтү өчен детальләр бар. Өстәлдә нинди фигуралар бар?

Балалар:

– Квадрат һәм түгәрәк.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, бу фигуралар арасыннан тәгәрмәчләр сайлыйк. Нигә квадратлар тәгәрмәчләр була алмый?

Балалар:

– Квадратлар тәгәрмәч була алмый, алар тәгәрәми, чөнки почмаклары комачаулый.

Тәрбияче:

– Дөрес. Поезд тәгәрмәчләре квадрат була алмый. Ә нинди тәгәрмәчләр куярга кирәк?

Балалар:

– Түгәрәк.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, вагоннарга тәгәрмәчләр куябыз. Сезнең вагонга нинди төсле тәгәрмәч кирәк? (1–2 җавап.)

Тәрбияче:

– Безнең сәяхәт инде тәмамлана, ләкин юлда каршылык бар. Төрле төстәге һәм формадагы предметлар юлны каплаган һәм безгә үтәргә бирми. Менә кәрзиннәр. Без аларга геометрик фигуралар салыйк. Һәр кәрзингә геометрик фигура рәсеме беркетелгән. Димәк, фигураларны шул рәсемнәргә карап куярга кирәк.

Тәрбияче:

– Менә безнең мавыктыргыч сәяхәтебез тәмамланды. Сезгә сәяхәт ошадымы?

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Белошистая А.Б. Формирование и развитие математических способностей дошкольников / А.В. Белошистая. – М., 2003. — 400 с.
2. Новикова В.П. Математика в детском саду: мл. дошк. возраст 3–4 г. / В.П. Новикова. – М.: Мозаика-Синтез, 2000. – 104 с.

3. Математикага өйрәнәбез (уртанчылар төркеме): мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма / 3. Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина, Ф.В. Хәзрәтова [русчадан А.3. Имамиева тәрҗ.]. – Казан: Татар. кит. нәшрияты, 2013. – 104 б. – («Күпмәдәниятле белем бирү моделе» сериясе).

4. И. А. Помораева, В.А. Позина. «Занятия по формированию элементарных математических представлений в средней группе детского сада». – М.: Мозаика-Синтез, 2007. – 70 с.

5. Шаехова Р.К. Региональная программа дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012.

6. Шаехова Р.К. «Куаныч» – «Радость познания»: төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – Казан: Татар балалар нәшрияты, 2023.

7. Куанычым-багалмам: уку китабы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия /төз.-авт. К.В. Закирова. –– Казан: Татар балалар нәшр., 2024.