«Поезд» дидактик уены.

Төрле урыннарда «кошлар» – күгәрченнәр, чыпчыклар, саескан һәм карга рәсемнәре куелган. Тәрбияче балаларга поездда кошлар паркына барырга тәкъдим итә. Балалар бер-бер артлы «паровоз» һәм «вагоннар» ясап баса.

Тәрбияче:

– Поезд китәргә әзер. Киттек! Чух-чух, чух-чух!

Балалар түгәрәк буенча йөриләр. Күгәрченнәр янына якынлашалар.

Тәрбияче:

– Балалар, монда нинди кошлар яши?

Балалар:

– Күгәрченнәр.

Тәрбияче:

– Алар күпме?

Балалар:

– Күп. Чух-чух, чух-чух!

Карга янына киләләр.

Тәрбияче:

– Балалар, монда нинди кош яши?

Балалар:

– Карга яши.

Тәрбияче:

– Ничә карга?

Балалар:

– Бер карга. Чух-чух, чух-чух!

Чыпчыклар янына киләләр.

Тәрбияче:

– Балалар, монда нинди кошлар яши?

Балалар:

– Чыпчыклар.

Тәрбияче:

– Алар күпме?

Балалар:

– Чыпчыклар күп. Чух-чух, чух-чух!

Саескан янына якынлашалар.

Тәрбияче:

– Монда нинди кош яши?

Балалар:

– Саескан яши.

Тәрбияче:

– Ничә саескан?

Балалар:

– Бер саескан.

Тәрбияче балаларга күп кошлар сурәтләгән рәсемнәрне бер якка, бер генә кош сурәтләнгән рәсемнәрне икенче якка куярга тәкъдим итә.

«Озын һәм кыска җимлек» уен күнегүе.

Тәрбияче киңлеге буенча бер үк, ләкин озынлыгы буенча төрле булган сары һәм коңгырт төстәге ике турыпочмаклык күрсәтә.

Тәрбияче:

– Бу – кошлар өчен ашханә – җимлек булыр. Озын җимлектә күп кошларны, кыска җимлектә берәр генә булган кошларны ашатырга кирәк.

Тәрбияче берсе өстенә икенчесен куеп чагыштыру ысулы ярдәмендә кайсы җимлек озынрак, кайсы кыскарак икәнлеген белергә һәм җим салырга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Күпме җим салдыгыз?

Балалар:

– Күп җим салдык.

Тәрбияче:

– Чырык-чырык, чырык-чырык! Кошлар сезгә ризыклар өчен рәхмәт әйтәләр һәм алар белән уйнарга тәкъдим итәләр.

«Нәрсә үзгәрде?» дидактик уены

Бала уртада урындыкта утыра. Як-ягында уенчыклар куелган урындыклар тора. Тәрбияче уенчыкны атый һәм бала шул уенчыкның үзенә карата кайда (алда, артта, уңда, сулда) икәнлеген әйтә. Аннары тәрбияче уенчыкларны алыштыра һәм нәрсә үзгәргәнен сорый.

Тәрбияче:

– Чух-чух, чух-чух! Менә без кире үз бүлмәбезгә кайттык.