Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар.  Безгә кунакка Акбай килде. Ләкин аның кәефе юк. Акбай янына бүген кунаклар киләчәк икән. Ә ул өстәл өстенә ничә кашык һәм ничә чынаяк куярга белми. Акбайга өстәл әзерләргә булышабызмы?

«Кунакларга өстәл әзерлибез» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, кунаклар өчен савыт-саба урнаштыра башлыйк. Бездә ничә кашык һәм чынаяк бар?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Башта чынаякларны өстәлгә куярбыз.

Балалар чиратлашып өстәл янына киләләр һәм чынаяклар куялар.

Тәрбияче:

– Ничә чынаяк куйдык?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Хәзер без һәр чынаяк янына кашык куябыз.

Балалар чиратлашып өстәл янына килеп кашыклар куялар.

Тәрбияче:

– Ничә кашык куйдык?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Кашыклар һәм чынаяклар саны турында нәрсә әйтеп була?

Балалар:

– Чынаяклар күбрәк.

Тәрбияче:

– Кашыклар күпме?

Балалар:

– Кашыклар азрак.

Тәрбияче:

– Өстәлгә тагын бер тапкыр карагыз. Ничә кашык җитми?

Балалар:

– Бер кашык җитми.

Тәрбияче бер кашык бирә.

Тәрбияче:

– Акбай ярдәмегез өчен рәхмәт әйтә һәм сезне уенга чакыра.

Динамик пауза: «Куянкай».

Әй, куян, куян,

сикерәләр

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

кулларын сыпыралар

Бик куркак кына.

битләрен каплап чүгәлиләр

Ике колагы

Озынкай гына.

ике кулларын колак итеп селкетәләр

Аягы җиңел –

сикерәләр

Мамыктай гына. 

(Нәкый Исәнбәт)

«Геометрик фигураларны чагыштыр» уен-күнегүе.

Тәрбияче:

– Акбай төрле формадагы фигуралар алып килгән. Бу нинди фигура?

Балалар:

– Квадрат.

Тәрбияче:

– Квадрат нинди төстә? Квадратның нәрсәләре бар?

Балалар:

– Яклары, почмаклары.

Тәрбияче:

– Ничә ягы (почмаклары) бар?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Бу нинди фигура?

Балалар:

– Өчпочмак.

Тәрбияче:

– Өчпочмак нинди төстә? Өчпочмакның нәрсәләре бар?

Балалар:

– Яклары, почмаклары.

Тәрбияче:

– Ничә ягы (почмаклары) бар?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Квадрат һәм өчпочмак бер-берсенә охшашмы?

Балалар:

– Әйе.

Тәрбияче:

– Бу фигуралар нәрсәләре белән бер-беренә охшаган?

Балалар:

– Яклары һәм почмаклары бар.

Тәрбияче квадратка өчпочмак куя.

Тәрбияче:

– Квадрат һәм өчпочмакның нинди почмаклары дус? Квадратның нинди почмакларында «дуслары» юк? (Күрсәтү). Квадратның яклары һәм почмаклары күбрәк.

«Үз йортыңны тап» дидактик уены.

Өстәлдә өчпочмак, түгәрәк һәм квадрат. Балалар бер геометрик фигура алалар һәм аларның исемнәрен әйтәләр, музыкага йөри башлыйлар. Көй ахырында алар үз йортларын табарга тиеш: квадраты булганнар – квадратка, өчпочмагы булганнар – өчпочмакка, түгәрәкләре булганнар түгәрәккә йөгерә. Балалар үз урыннарына баскач, тәрбияче ни өчен шул урынга басканнары турында сорый.

Тәрбияче:

– Бүген без Акбайга өстәл әзерләргә булыштык. Күп уйнадык. Өчпочмакны квадрат белән чагыштырдык. Акбайның кәефе күтәрелдеме?

Балалар:

– Әйе.

Тәрбияче:

– Бүген сез барыгыз да бик тырыштыгыз. Акбай сезгә күчтәнәч әзерләде.

Тәрбияче кәрзиндәге алмаларны күрсәтә.

Тәрбияче:

– Монда ничә алма бар?

Балалар:

– Күп алма.

Тәрбияче:

– Дөрес! Берәр алма алыгыз. Сезнең кулыгызда ничә алма? Акбайга рәхмәт әйтик һәм хушлашыйк.

Балалар:

– Рәхмәт, Акбай, сау бул!