Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар. Бүген безгә кунаклар килергә тиеш. Безгә кем киләсен белергә телисезме? Сезгә минем табышмакларымны чишәргә кирәк булачак.

Мыеклы да, койрыклы,
Мендәр өстендә йоклый.

Балалар:

– Песи.

Тәрбияче:

– Кешенең дусты, йортның сакчысы.

Балалар:

– Эт.

Тәрбияче:

– Әйе, дөрес. Мияу һәм Акбай безгә кунакка килде.

Тәрбияче төркемгә кублар һәм шарлар төялгән йөк машинасы, шулай ук уенчыклар (мәче һәм эт) алып керә.

«Акбай белән Мияуга шакмаклар белән тупларны бүлеп бир» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Безгә кунакка кем килде?

Балалар:

– Акбай һәм Мияу.

Тәрбияче:

– Карагыз, алар машинада нәрсә алып килгәннәр?

Балалар:

– Туплар һәм шакмаклар.

Тәрбияче:

– Дөрес. Тик менә Мияу һәм Акбай аларны үзара бүлешә алмыйлар. Мияуның үзенә туплар, ә Акбайның шакмаклар гына аласы килә. Аларга ярдәм итик. Бу нәрсә?

Балалар:

– Бу туп.

Тәрбияче:

– Әйе, туп. Ул шарны хәтерләтә. Туп нинди төстә?

Балалар:

– Кызыл.

Тәрбияче:

– Нинди зурлыкта?

Балалар:

– Кечкенә.

Тәрбияче:

– Тупны нәрсә эшләтергә була?

Балалар:

– Тәгәрәтергә була.

Тәрбияче:

– Дөрес. Бу нәрсә?

Балалар:

– Шакмак.

Тәрбияче:

– Ул нинди төстә һәм зурлыкта?

Балалар:

– Зәңгәр, зур.

Тәрбияче:

– Шакмакны тәгәрәтеп буламы?

Балалар:

– Юк

Тәрбияче:

– Нигә?

Балалар:

– Аңа почмаклар комачаулый.

Тәрбияче:

–Әйтегез әле, машинада ничә туп һәм шакмак бар?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Алар бик күп, шуңа күрә һәрберегезгә дә фигуралар җитә.

Балалар һәрберсе берәр фигура алалар. Тәрбияче һәр балага бер генә фигура алырга кирәклегенә басым ясый.

Тәрбияче:

– Алмаз, син нәрсә алдың?

Бала:

– Туп.

Тәрбияче:

– Синдә ничә туп бар?

Бала:

– Бер.

Тәрбияче:

– Кәрим, син нәрсә алдың?

Бала:

– Шакмак.

Тәрбияче:

– Синдә ничә шакмак бар?

Бала:

– Бер.

Тәрбияче:

– Балалар, машинада ничә фигура калды соң?

Балалар:

– Берәү дә калмады.

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар. Исегездәме, Акбай һәм Мияу безгә кунакка ни өчен килделәр? Безгә туптан шакмакның нәрсә белән аерылып торганын аңлатырга кирәк иде. Әйдәгез, тупларны һәм шакмакларны аерым җыйыйк.

Тәрбияче Мияу өчен тупларны – кызыл тартмага, ә Акбай өчен шакмакларны зәңгәр тартмага салырга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Син тартмага нәрсә салдың? Ничә туп (шакмак)? Алар бер үк төслеме? Туплар һәм шакмаклар тагын нәрсә белән аерылып тора?

Балалар:

– Зур һәм кечкенә.

Тәрбияче:

– Тартмада ничә (туп) шакмак ята?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Машинада ничә туп һәм шакмак?

Балалар:

– Берәү дә юк.

Тәрбияче:

– Яхшы, балалар, менә без сезнең белән Мияу һәм Акбайга булыштык.

Динамик пауза. «Күңелле мәче».

Мәче койрыгы белән уйный –

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай ул уйный.

уңга һәм сулга борылу

Мәчегә бик күңелле,

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай күңелле.

ике аякта сикерү

Тупны да тәгәрәтә -

Менә шулай, менә шулай

Тупны ул тәгәрәтә

текст буенча хәрәкәтләр

Бүлмәдә дә сикерә -

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай сикерә.

ике аякта сикерү

Мәче инде арыды -

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай сузылды

аяк очларында өскә сузылу

Һәм бераз йоклап алды –

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай йоклады

текст буенча хәрәкәтләр.

«Артык фигураны табыгыз» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга геометрик фигуралар сурәтләнгән карточкаларны күрсәтә (түгәрәк, квадрат, өчпочмак).

Тәрбияче:

– Фигуралар бер-берсеннән ничек аерыла? Нинди фигуралар охшаш? Нинди фигура артык? Нишләп?

«Тылсымлы капчык» уен күнегүе.

Капчыкта төрле төстәге зур һәм кечкенә шакмаклар һәм туплар ята. Балалар геометрик җисемнәрне капшап карап исемен әйтәләр. Аннары аларны капчыктан чыгаралар һәм төсләрен атыйлар.

Тәрбияче:

– Акбай белән Мияуга ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт.