Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлдәге песи уенчыгына җәлеп итә.

Тәрбияче:

– Балалар, безгә кунакка Мияубикә килде. Ул безгә нәрсәдер алып килгән. Нәрсә бу?

Балалар:

– Тартма.

Тәрбияче:

– Дөрес! Тартма эчендә нәрсә бар? Белергә телисезме?

Балалар:

– Әйе.

Тәрбияче:

– Моның өчен Мияубикә сезгә табышмаклар әзерләде.

1. Кояш та мин, коймак та,

Бәлеш, өлеш һәм белен.

Көпчәк булып юлларда

Бик оста тәгәрим мин.

Балалар:

– Түгәрәк.

2. Ә минем бар дүрт ягым,

Дүртесе дә бертигез.

Башыгызны эшләтеп,

Исемемне әйтегез!

Балалар:

– Квадрат.

3. Ә минем бар өч ягым

Өч түбәм, өч почмагым,

Менә шундый табышмак,

Ә булам мин ....

Балалар:

– Өчпочмак.

Тәрбияче:

– Яхшы! Хәзер Мияубикә безгә үзенең тартмасында нәрсә яшерелгәнен күрсәтәчәк!

Тәрбияче тартманы ача һәм аннан балалар саны буенча конвертлар ала. Һәр конвертта 3 квадрат, 3 өчпочмак, 3 түгәрәк, 1 йөрәк формасындагы геометрик фигуралар.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, сезнең белән уйныйк. Мин сезгә фигураларны күрсәтермен, сез дә үзегездә шундый фигураларны табыгыз һәм миңа күрсәтегез.

Тәрбияче фигураның исемен атый, балалар таба һәм күрсәтә, кабатлый.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең өстәлдә бер фигура калганнардан төс һәм форма буенча аерылып тора. Шушы фигураны табыгыз.

Балалар йөрәк формалы фигураны табалар һәм күрсәтәләр.

Тәрбияче:

– Бездә ничә түгәрәк бар? Берме яки күпме? Ничә өчпочмак?

Балалар:

– Күп өчпочмак.

Тәрбияче:

– Ничә конверт?

Балалар:

– Бер конверт.

Тәрбияче:

– Ничә йөрәк фигурасы?

Балалар:

– Бер йөрәк фигурасы.

Тәрбияче:

– Балалар, Мияубикә йомгаклар белән уйнарга бик ярата, сезгә дә уйнарга тәкъдим итә. Кәрзиннән туплар алыгыз һәм минем биремнәрне үтәгез. Тупны уң кулыгызга алыгыз. Туп нинди кулда?

Балалар:

– Уң кулда.

Тәрбияче:

– Тупны күтәрегез.Туп кайда?

Балалар:

– Туп өстә.

Тәрбияче:

– Тупны артыгызга яшерегез. Туп хәзер кайда?

Балалар:

– Туп артта.

Тәрбияче:

– Тупны сул кулыгызга алыгыз. Туп нинди кулда?

Балалар:

– Сул кулда.

Тәрбияче:

–Тупны аска төшерегез. Туп кайда?

Балалар:

– Туп аста.

Тәрбияче:

– Тупны өскә күтәрегез. Туп кайда?

Балалар:

– Туп өстә.

Тәрбияче:

– Сез барыгыз да биремне үтәдегез. Тупларны кәрзингә салыгыз.

«Бер-күп» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Мин хәрәкәтләр күрсәтермен, ә сез кабатларсыз. Бер тапкыр кул чабабыз. Ничә тапкыр кул чаптык?

Балалар:

– Бер тапкыр кул чаптык.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, мин туктарга кушканга кадәр, сикерегез. Ничә тапкыр сикердегез?

Балалар:

– Күп тапкыр сикердек.

Тәрбияче:

– Бик әйбәт, балалар. Бүген безгә кунакка кем килде?

Балалар:

– Акбай.

Тәрбияче:

– Сез аңа ярдәм итә алдыгызмы?

Балалар:

– Әйе.

Тәрбияче:

– Мияубикәнең барлык биремнәрен дә үтәдегез. Ә хәзер Мияубикә белән бергә татар халык биюен биик әле.

Балалар бии. Мияубикә балалар белән хушлашып китә.