Тәрбияче балаларны түгәрәккә чакыра.

Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар. Хәлләр ничек? Балалар, безгә кунакка кем килгән?

Балалар:

– Акбай.

Тәрбияче:

– Әйе, ләкин Акбайның кәефе юк. Ни өчен ул шулай моңсу икән? Әйдәгез, Акбайдан сорыйк әле.

Акбай:

– Минем берүземә генә уйнарга күңелсез. Сезне минем белән уйнарга чакырасым килә. Уйныйбызмы?

Балалар:

– Әйе, уйныйбыз.

«Зур, кечкенә туплар» уен күнегүе.

Балалар кәрзиннәргә туплар җыялар. Зур тупларны – зур кәрзингә, кечкенә тупларны кечкенә кәрзингә салалар.

Тәрбияче:

– Акбай сезнең һәрберегез өчен зур һәм кечкенә туплар алып килде. Әйдәгез, зур тупларны зур кәрзингә, кечкенә тупларны кечкенә кәрзингә салыйк.

Акбай:

– Рәхмәт. Сезнең белән уйнарга бик күңелле.

Тәрбияче:

– Балалар, сезне һәм Акбайны өстәл артына чакырам.

«Түгәрәкләр куегыз» уен күнегүе.

Тәрбияче Акбай белән фланелеграфка бер түгәрәк куя. Балалар тәрбияче һәм Акбай артыннан карточкаларына берәр түгәрәк куялар. Шуннан соң Акбай фланелеграфка күп түгәрәк тезә. Балалар шул биремне карточкаларында кабатлыйлар. Барлык түгәрәкләрне дә куйгач, тәрбияче балалардан ничә түгәрәк куйганнарын ачыклый (Башта – бер, аннары – күп).

Динамик пауза. «Маэмай».

Минем бар бер маэмаем,

ике куллары белән колаклар ясап, селкетәләр

Кара борын Акбаем.

иелеп, бармаклары белән борыннарын күрсәтәләр

Күп йөгерә, күп өрә,

урында йөгерәләр

Күп ишетә, күп күрә. (Муса Җәлил)

Акбай:

– Балалар, минем әле тагын бер кызыклы уеным бар. Уйныйбызмы?

Балалар:

– Әйе.

«Таякчыкны дөрес куй» уен күнегүе.

Уйнау өчен Кюизенер таяклары кулланыла. Балалар өстәлдән Акбай күрсәткән таякны сайлыйлар. Тәрбияче таякны Акбайның алдына, артына, сул ягына, уң ягына куярга һәм гамәлләрен алда, артта, уңда, сулда сүзләре белән белдерергә тәкъдим итә.

Акбай:

– Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Ләкин өйгә кайтырга вакыт җитте. Сау булыгыз.