Бирелгән сандагы предмет һәм авазларны үрнәк буенча кабатлап күрсәтү.
Информация
Бурычлар
Предметларны капшап карап аерырга өйрәтү, таныш геометрик фигураларны аера һәм атый белүләрен ныгыту: түгәрәк, квадрат, өчпочмак.
Төп төсләрне: кызыл, сары, зәңгәр, яшел һәм «озын – кыска», «озынрак – кыскарак» төшенчәләрен кабатлау.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Бүген безгә курчаклар – Алсу һәм Алия кунакка килде. Без бүген алар белән бергә уйнарбыз һәм биремнәрне үтәрбез.
«Аерманы табыгыз» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Курчакларга һәм аларның чәчләренә игътибар белән карагыз. Алар нәрсә белән аерылып тора?
Балалар:
– Бер курчакның чәче озын, икенчесенеке – кыска.
Тәрбияче:
– Хәзер аларның киемнәренә карагыз. Аларның итәкләре нинди?
Балалар:
– Бер курчакның итәге озынрак, икенчесенеке – кыскарак.
«Алсу һәм Алия өчен матур беләзек җыябыз» дидактик уены.
Тактага (яки фланелеграфка) түгәрәкләр ярдәмендә беләзек ясалган (3 данә).
Тәрбияче:
– Бу Алсуның беләзеге. Беләзек нинди төстә? Сәйләннәре ничә? Әйдәгез, Алия өчен шундый ук беләзек ясыйк.
Балалар, тәрбияче артыннан кабатлап, беләзек ясыйлар.
Тәрбияче:
– Алсу һәм Алиянең беләзегендәге сәйләннәр турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Сәйләннәрнең саны тигез.
«Күпме – шулкадәр» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Хәзер безгә курчаклар авазлар һәм фигуралар белән уйнарга тәкъдим итәләр. Өстәлләрдә фигуралар бар. Ничә чәбәкләү тавышын ишетәсез, шулкадәр өчпочмак куегыз. Ничә тавыш ишеттегез?
Балалар:
– Күп тавыш ишеттек.
Тәрбияче:
– Сез ничә өчпочмак куйдыгыз?
Балалар:
– Күп.
Тәрбияче:
– Хәзер ишеткән тыпырдау тавышы кадәр квадратлар куегыз. Ничә тавыш ишетелде?
Балалар:
– Бер.
Тәрбияче:
– Ничә квадрат куйдыгыз?
Балалар:
– Бер квадрат куйдык.
«Фигураны алыгыз» хәрәкәтле дидактик уены.
Идәндә төрле геометрик фигуралар ята. Балалар музыка астында хәрәкәт итәләр.
Тәрбияче (сигнал бирә):
– Түгәрәкне (квадратны, өчпочмакны) алыгыз.
Һәр бала түгәрәкне табарга һәм аны югарыга күтәрергә тиеш. Уен һәр бала барлык фигураларны тапканчы кабатлана.
«Чеби» кисеп ябыштыру.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, курчакларга бүләкләр ясыйк.
Тәрбияче геометрик фигуралардан «чеби» үрнәген күрсәтә һәм шундый ук чеби ясарга тәкъдим итә. Эш үрнәк буенча мөстәкыйль башкарыла.
Тәрбияче:
– Чеби нинди геометрик фигуралардан ясалган?
Балалар:
– Чеби зур һәм кечкенә түгәрәкләр, өчпочмаклардан ясалган.