«Алсу Һәм Айгөлдә кунакта» уен күнегүе.

Тактада түгәрәкләр тезелгән.

Тәрбияче:

– Алсу һәм Айгөл өчен муенса җыябыз. Бу Алсуның муенсасы. Муенса нинди төстә? Муенса сәйләннәренең формасы нинди? Муенсада ничә сәйлән бар? Әйдәгез, Айгөл өчен шундый ук муенса ясыйк: бер сәйлән, тагын бер һәм тагын бер сәйлән куябыз.

Балалар өстәлдә кабатлыйлар. Курчак өчен муенса җыялар.

Тәрбияче:

– Алсу һәм Айгөлнең муенсаларындагы сәйләннәр саны турында нәрсә әйтеп була?

Балалар:

– Аларның муенсаларындагы сәйләннәренең саны тигез.

Алсу Һәм Айгөл балаларга рәхмәт әйтә. Тәрбияче курчаклар белән балаларга уйнарга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Карточканың өске өлешенә күпме курай тавышы ишетәсез, шулкадәр өчпочмаклар куегыз. Бер авазга бер өчпочмак куегыз. Сез ничә аваз ишеттегез?

Балалар:

– Күп аваз ишеттек.

Тәрбияче:

– Сез ничә өчпочмак куйдыгыз?

Балалар:

– Күп өчпочмак куйдык.

Тәрбияче:

– Карточканың аскы өлешенә күпме курай тавышы ишетәсез, шулкадәр квадратлар куегыз.

Балалар:

– Бер аваз – бер квадрат.

Аннары балалар өчпочмаклар һәм квадратлар санын тигезлиләр.

Динамик пауза. «Әйдәгез, безнең белән».

Әйдәгез, безнең белән

куллар янда

Аякларыбызны тыпырдатабыз,

бер урында тыпырдыйлар

Кул чабабыз!

кул чабалар

Бүген әйбәт көн!

кулларын өскә күтәрәләр, әйләнәләр.

«Парын табыгыз» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга төрле төстәге квадратлар һәм өчпочмаклар бирә һәм фигураларның формаларына карап, парлап басарга тәкъдим итә. Тәрбияче ике курчак ала.

Тәрбияче (уен кагыйдәләрен аңлата):

– Алсуның квадраты зәңгәр, ә Айгөлнең квадраты кызыл. Алар пар булалар, чөнки геометрик фигуралары бер үк төрле формада.

Уен өч тапкыр кабатлана.