Тәрбияче:

– Балалар, бер шигырь тыңлагыз әле:

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә. 

(Муса Җәлил)

Бүген безгә кунакка Акбай килде. Аның дусты Актырнак янына барасы килә. Ә Актырнак янына ике төрле – киң һәм тар юлдан барып була. Киң юлдан барса, тизрәк барып җитә, ә тар юлдан барса, озак барырга туры килә. Актырнакны ул бик сагынган, шуңа күрә аңа тизрәк барырга кирәк. Димәк, аңа киң юлдан барырга кирәк булачак. Ләкин ул нинди юлның тар булуын, ә нинди юлның киң икәнлеген аңлый алмый.

Тәрбияче:

– Балалар, Акбайга булышабызмы? Без Акбайга ничек ярдәм итә алабыз?

Балалар:

– Безгә кайсы юлның тар, кайсы киң икәнлеген белергә кирәк.

Тәрбияче:

– Дөрес. Балалар, бу юл тармы яки киңме?

Балалар:

– Бу юл киң. («Киң» сүзен кабатлау.)

Тәрбияче:

–Киң юл кыскамы, озынмы? Ә бу нинди юл?

Балалар:

– Бу юл тар. («Тар» сүзен ятлау.)

Тәрбияче:

– Тар юл озынмы, кыскамы?

Балалар:

– Озын.

Тәрбияче:

– Безгә кайсы юлдан барырга кирәк?

Балалар:

– Киң юлдан.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, без дә Акбай белән авылга Актырнак янына барабыз.

Динамик пауза

Әй нәниләр, нәниләр,

балалар бер рәткә тезелеп

Ардык без дип әйтмиләр

чүгәләп утыралар, әкрен генә торалар

Аякларын күтәреп,

йөрү хәрәкәтләре ясыйлар

Матур итеп атлыйлар.

Хәзер барабыз артка,

артка таба йөру хәрәкәтләре ясыйлар

Егылмыйча син атла:

Бер, ике, бер, ике!

алга таба киләләр.

Егылмыйча син атла.

Тәрбияче:

– Киң юлдан барабыз. Алдыбызда ике елга. Елгалар кайда?

Балалар:

– Елгалар алда. Без алга атлыйбыз. Без елга аша бергә атлыйбыз. Башта – киң елга аша, аннары – тар елга аша чыгабыз.

Тәрбияче һәм балалар киң елга аша атлыйлар.

Тәрбияче:

– Без нинди елга аша атладык?

Балалар:

– Без киң елга аша атладык.

Тәрбияче:

– Алга барабыз. Тагын бер елга. Ул нинди?

Балалар:

– Елга тар.

Тәрбияче:

– Тар елга аша атлыйбыз. Без башта киң елга аша, аннары тар елга аша атладык. Алар артта калдылар, ә алда – агач өй. Без Актырнак яшәгән авылга килеп җиттек. Ә анда караңгы, урамдагы яктырткычлары сүнгән.

«Төрле төсле фонарьлар» уен күнегүе.

Тәрбияче һәркемгә төсле фонарь бирә.

Тәрбияче (шул ук вакытта баладан сорый):

– Синдә ничә фонарь, күршеңнең фонаре ничә, фонарь нинди төстә?

Тәрбияче:

– Төн. Караңгы. Төнлә фонарьлар кабынды һәм биергә керештеләр. Ничә фонарь бии?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Таң атты. Авылда якты. Фонарьлар сүнде. (Балалар утырды.)  Тагын кич җитте, фонарьлар кабынып биергә керештеләр.

Уен кабатлана. Уеннан соң балалар фонарьларны тартмага салалар.

Тәрбияче:

– Тартмада ничә фонарь бар?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Бик әйбәт. Акбай сезгә зур рәхмәт әйтә. Әйдәгез, аның белән саубуллашыйк. Сау бул, Акбай.