Тәрбияче:

– Бүген мин сезгә бер хикәя сөйләргә телим. Бер авылда гаилә яшәгән. Алар хайваннарны бик яратканнар. Аларның Акбай һәм Мияу исемле эт белән мәчеләре булган. Ләкин беркөнне Мияу юкка чыккан. Ә Акбай дустын эзләргә киткән. Күңелсезләнмәсен өчен, мин сезгә аның белән барырга тәкъдим итәм. Балалар, сез Акбайга Мияуны эзләп табарга ярдәм итәргә әзерме?

Балалар:

– Әзер.

Тәрбияче:

– Балалар, без кайда?

Балалар:

– Без аланлыкта.

Балалар түгәрәк ясап келәмгә утыралар. Тәрбияче табышмак укый.

Тәрбияче:

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып,

Сикереп урманга кача.

Балалар:

– Куян.

Тәрбияче:

– Карагыз, монда кишер үсә. Ә куяннар татлы кишерне бик ярата. Барлык куяннарга да кишер җитәрме? Әйдәгез, куяннарны кишер белән сыйлыйк әле. (Балалар һәр куянга кишер бирә.) Ничә куян? Ничә кишер? Һәр куянның да кишере бармы? Куяннар күпме, әллә кишерме? Нәрсә азрак? Куяннарны һәм кишерләрне ничек тигезләргә?

«Куяннарга йортлар төзик» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга бер буйлы карточкалар һәм йортлар ясалган рәсемнәр бирә.

Тәрбияче:

– Сезнең ничә өегез бар?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Куяннар үз өйләренә керә аламы? Нигә? Куяннар өйләргә керә алсыннар өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

Тәрбияче балаларга түгәрәкләр бирә һәм алар өйләргә ишекләр ясыйлар.

Тәрбияче:

– Барлык йортларда да ишекләр ясадыгызмы? Өйләр һәм ишекләр тигез булсын өчен нәрсә эшләргә?

Балалар предметларны тигезлиләр.

Тәрбияче:

– Менә без ничек булдырабыз. Әйдәгез, куяннар белән бергә туп кебек сикерик.

Туп-туп, зур туп,

Сикер-сикер, зур туп.

урыннарында сикерәләр

Туп-туп, кечкенә туп.

Сикер-сикер, кечкенә туп.

Тәрбияче:

– Карагыз эле, чирәмлеккә кем качкан?

Балалар:

– Мияу.

Тәрбияче:

– Ниһаять, Мияуны таптык! Әйдәгез, Мияу белән уен уйныйк.

«Көн-төн» уен күнегүе.

Уен башында тәрбияче балаларның көндез нәрсә эшләгәннәрен (уен белән мәшгуль бала рәсемен күрсәтә) һәм кич нәрсә эшләгәнен (йоклаган бала рәсемен күрсәтә) ачыклый. Аннары тәрбияче бер-бер атлы тәүлек вакытын атый. Күңелле көй яңгыраганда, балалар йөгерәләр, сикерәләр. Ә бишек җыры яңгыраганда, алар туктыйлар һәм «йоклыйлар». Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

Тәрбияче:

– Ә хәзер безгә балалар бакчасына кире кайту юлын табарга кирәк.

Урман һәм яшел аланлыкта

атлап баралар

Без бер-бер артлы атлыйбыз.

Уң аякка бастык!

уң аякларына басалар

Сул аякка бастык!

сул аякларына басалар

Тагын уң аягың белән,

аякларын алыштырып, бер аякта сикерәләр

Тагын сул аягың белән.

Менә шулай, менә шулай

сикереп алга баралар

Без өйгә кайтып җиттек.

Акбай:

– Балалар, миңа дустымны табарга булышканыгыз өчен рәхмәт. Минем сезгә күчтәнәчем бар. (Конфетлар бирә.) Сау булыгыз!

Балалар:

– Рәхмәт, Акбай. Сау булыгыз, Акбай һәм Мияу!