Ике төркем предметларының саннарын тигезләү.
Информация
Бурычлар
«Бертигез», «күпме», «шулкадәр», «күбрәк», «азрак» төшенчәләрен ныгыту.
Ике әйберне озынлыклары һәм биеклекләре буенча чагыштыру ысулларын ныгыту, чагыштыру нәтиҗәләрен тиешле сүзләр белән белдерү; логик фикерләүләрен үстерү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләрнебик яратам, чөнки анда чын могҗизалар була. Сез әкият урманына сәяхәт итәргә телисезме? Бәлки без анда әкият геройлары белән очрашырбыз. Бергәләп тылсымлы сүзләр әйтик: «Бер, ике, өч – тылсымлы урманда без».
«Урманга сәяхәт» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Менә без урманда. Балалар, юлда безгә каршы нәрсә тәгәри?
Балалар:
– Йомры күмәч.
Тәрбияче:
– Күмәч нәрсәгә охшаган? Аның почмаклары бармы? Дөрес, балалар, шуңа күрә ул тәгәри ала.
Ул тәрәзә төбендә ятмаган,
Бабайдан да киткән,
Әбидән дә киткән.
Һәм урманда адашкан.
Әйдәгез, йомры күмәчне әби-бабайга алып барыйк. Безнең алдыбызда ике юл. Ә менә хат таптым. Анда «Озын юлдан әби-бабайга барасың, кыска юлдан убырлы карчыкка килеп чыгасың» дип язылган. Кыска юл кайда? (Балалар күрсәтә.) Озын юл кайда? (Балалар күрсәтә.) Без нинди юлдан барырбыз?
Балалар:
– Озын юлдан.
Тәрбияче:
– Карагыз, каршыбызда чыршылар үсеп утыра. Бу нинди чыршы?
Балалар:
– Биек чыршы.
Тәрбияче:
– Чыршының биек булуын күрсәтегез. (Балалар кулларын өскә күтәрәләр.)
Тәрбияче:
– Ә бу чыршы нинди?
Балалар:
– Бу чыршы тәбәнәк.
Тәрбияче:
– Биек чыршы астында кем яшеренгән?
Балалар:
– Куян.
Тәрбияче:
– Исәнме, куян, без йомры күмәчне әби һәм бабайга алып барабыз.
Куян:
– Исәнмесез. Балалар, минем абыйларыма кишерләрне тигез итеп бүлеп бирергә булышыгыз әле.
Тәрбияче:
– Булышабызмы, балалар?
Тәрбияче мольбертка куян рәсемнәре куя.
Тәрбияче:
– Бер куян, ике, өч, дүрт. Ничә куян?
Балалар:
– Күп.
Тәрбияче:
– Тәлинкәдә ничә кишер?
Балалар:
– Күп.
Тәрбияче:
– Барлык куяннарга да кишер җитәрлек булсын өчен, без кишерләрне ничек бүлергә тиеш?
Һәр куянга берәр кишер бирәләр.
Тәрбияче:
– Куяннар һәм кишер саны турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Куяннар күбрәк, ә кишерләр азрак.
Тәрбияче:
– Барлык куяннарда да кишер бармы?
Балалар:
– Юк.
Тәрбияче:
– Куяннар күбрәкме, әллә кишерләрме? (Бер бала куянга тагын бер кишер бирә.) Хәзер куяннар һәм кишерләр саны турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Алар бертигез.
Куян:
– Рәхмәт, балалар. Сау булыгыз.
Тәрбияче:
– Ә безгә йомры күмәчне әби белән бабайга илтергә кирәк.
Балалар юлларын дәвам итеп, йомры күмәчне әби белән бабайга тапшыралар. Мультфильм: «Йомры күмәч» рус халык әкияте. https://бала.рф/ipad/library.html?id=6.