Ишек шакып Алсу курчак килә.

Тәрбияче:

– Балалар, Алсу курчак безгә кунакка килде. Әйдәгез, исәнләшәбез.

Алсу:

– Исәнмесез, балалар. Минем әбиемнең туган көне. Аның кунакларны өстәл артында чәй белән сыйлыйсы килә. Әбиемнең матур самавыры бар. Тик әби барлык кунакларга да чынаяклар һәм тәлинкәләр җитәрме икән дип борчыла.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, һәр тәлинкәгә берәр чынаяк куябыз. Бездә ничә тәлинкә бар? Ничә чынаяк? Карагыз әле, бер чынаяк ватылды. Хәзер һәр чынаякның да тәлинкәсе бармы? Нәрсә күбрәк? Чынаяклар һәм тәлинкәләр тигез булсын өчен ни эшләргә? Хәзер ничә чынаяк һәм тәлинкә? Чынаяклар һәм тәлинкәләр саны тигезме?

Динамик пауза. «Бөккәннәр».

Тәрбияче:

– Әйдәгез, кунакларыбызга кура җиләкле бөккән пешерик.

Без тәмле бөккән ясыйбыз,

куллары белән әвәләү хәрәкәтләре ясыйлар

Эченә кура җиләк салабыз.

бер кулы белән икенче кулының учына җиләк салалар

Бөккәнебез инде әзер.

Сезнең өчен, курчаклар,

кулларын як-якка җәяләр

Сыйланыгыз, кунаклар!

әйләнәләр

Үз подносларыгызда тәлинкәләрне табыгыз һәм аларны ике буйлы карточкагызның өске өлешенә куегыз. Сезнең тәлинкәгез ничә? Әйдәгез, аларга берәр бөккән салыйк.

Балаларга тәлинкәгә караганда азрак бөккән бирелә. Балалар һәр тәлинкә бөккән куялар.

Тәрбияче:

– Ничә тәлинкә? Ничә бөккән? Бөккән һәр тәлинкәдә бармы? Нәрсә күбрәк – тәлинкәләрме яки бөккәнме? Нәрсә азрак? Бөккән һәм тәлинкәләрне ничек тигезләргә?

Балалар бөккән һәм тәлинкәләр санын бер бөккән өстәү юлы белән тигезлиләр.

«Шундый фигураны табыгыз» уен күнегүе.

Келәмдә төрле формадагы геометрик фигуралардан төзелгән йортлар.

Тәрбияче:

– Сез нинди фигуралар күрәсез? Алар ничек аерылып тора?

Тәрбияче балаларга берәр фигура алырга тәкъдим итә. Аннан соң балалар музыкага атлап йөриләр, ә көй беткәч, йортларда шундый ук фигураларны табып, шул өй янына киләләр. Уен, фигураларны алмаштырып, 2–3 тапкыр кабатлана.