Тәрбияче табышмаклар әйтә.

Тәрбияче:

– Мыеклы да койрыклы,

Мендәр өстендә йоклый.

Балалар:

– Песи.

Тәрбияче:

– Безгә песи – Мияу кунакка килде. Ул безгә берүзе түгел, ә кечкенә мәче балалары белән килде. Мияу аларны югалыр дип борчыла.

«Мәче балалары һәм кәрзиннәр» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, мәче балаларын кәрзиннәргә утыртабыз.

Балалар фланелеграфка кәрзиннәр куялар һәм һәр кәрзингә бер мәче баласы утырталар.

Тәрбияче:

– Ничә кәрзин бар? Ничә мәче баласы? Кәрзиннәр һәм мәчеләр саны турында нәрсә әйтеп була? Балалар, мәче балалары кәрзиннәрдән сикереп чыкканнар, берсе качты.

Тәрбияче мәче балаларын кәрзиннәр астына урнаштыра.

Тәрбияче:

– Һәр кәрзин астында да мәче балалары бармы?

Балалар:

– Юк.

Тәрбияче:

– Мәче балалары күбрәкме, әллә кәрзинме?

Балалар:

– Кәрзин күбрәк.

Тәрбияче:

– Кәрзин азракмы, әллә мәче балаларымы?

Балалар:

– Мәче балалары азрак.

Тәрбияче:

– Кәрзин һәм мәче балалары бертигез булсын өчен нишләргә кирәк?

Балалар тәрбияче белән тигезләү вариантлары турында сөйләшәләр (берсен алу яки берсен кую юлы белән) һәм кәрзиннәр белән мәче балаларын тигезлиләр.

Тәрбияче:

– Хәзер ничә кәрзин һәм ничә мәче баласы? Хәзер мәче балалары һәм кәрзиннәр саны тигезме?

Динамик пауза. «Куян».

Әй куян,куян,

кулларын алда тотып, сикереп йориләр

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

чүгәлиләр

Ике колагы

баш очына кулларын колак итеп тоталар

Озынкай гына.

Аягы җиңел –

аяк очында йөриләр

Мамыктай гына.

(Нәкый Исәнбәт)

Тәрбияче:

– Әйдәгез, мәчеләрне сөт белән сыйлыйбыз.

Тәрбияче балаларга сөт савытлары ясалган карточкалар бирә. Сөт савытлары мәчеләрдән азрак. Балалар һәр мәче карточкасы астына сөтле савытлар сурәтләнгән карточкаларын урнаштыралар.

Тәрбияче:

– Ничә мәче баласы? Сөт салынган ничә савыт? Һәр мәче баласының да сөте бармы? Нәрсә күбрәк, нәрсә азрак? Мәче балалары һәм савытлар тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар мәчеләр һәм савытлар санын тигезлиләр.

«Шул ук фигураны табыгыз» уен күнегүе.

Келәмдә геометрик фигуралар урнаштырылган.

Тәрбияче:

– Сез нинди фигуралар күрәсез? Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора? Тәрбияче балаларга подностан бер фигура алырга тәкъдим итә. Аннары балалар музыкага хәрәкәт итәләр һәм, музыка туктагач, келәмдә шундый ук фигураларны табып, янына басалар. Уен шулай, фигураларны үзгәртеп, 2–3 тапкыр кабатлана.