«Хәерле иртә телим!»

Тәрбияче:

– Хәерле иртә, балалар!

Иртән иртүк тәрәзәгә

Кояш нурлары чиртә.

Күземне ачам, елмаям,

Телим хәерле иртә!

«Кунакка уенчыклар килгән»

Тәрбияче:

– Балалар! Бүген безгә кунакка уенчыклар килде. Нинди уенчыклар икәнен табышмак тыңлагач белерсез:

Мин бик әйбәт уенчык –

Һәрбер кызга мин бик дус.

Коляскада утыра алам,

Күзләремне ачам, йомам. 

(Курчак)

Тәрбияче:

– Бу Алсу Һәм Азат исемле курчаклар. Алар шундый матур.

Тәрбияче курчакларны өстәлгә куя.

Тәрбияче:

– Азат исемле курчак зурмы, кечкенәме?

Балалар:

– Зур.

Тәрбияче:

– Ә Алсу исемле курчак нинди?

Балалар:

– Кечкенә.

Тәрбияче:

– Ә кайсы озынрак?

Балалар:

– Азат.

Тәрбияче:

– Ә Алсу нинди?

Балалар:

– Кыскарак.

«Үлчибез» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Ә хәзер яныма Әмирхан белән Булатны чакырам. Кем озынрак, ә кем кыскарак? Кемнең озынрак һәм кемнең кыскарак икәнен ничек белергә?

Балалар:

– Әмирхан белән Булатка янәшә басарга кирәк.

Тәрбияче:

– Әмирхан белән Булат бер буйда дип әйтә алабыз. Балалар, хәзер миңа һәм Әмирхан белән Булатка карагыз. Алар менә шундый озынлыкта, мин менә нинди озынлыкта (Кул белән күрсәтә). Кем озынрак? Минме яисә малайлармы? Шкаф һәм урындык нинди биеклектә?

Балалар:

– Шкаф – биек, урындык – тәбәнәк.

Динамик пауза. «Биек, тәбәнәк».

Тәрбияче:

– Безнең тирә-юнебездә биек һәм тәбәнәк әйберләр бик күп. Әйдәгез, «Биек-тәбәнәк» уенын уйныйбыз. Мин әйберләрнең исемнәрен әйтәм, әгәр ул әйбер тәбәнәк булса, утырырга, биек булса – басып, кулларны өскә күтәрергә кирәк. (Агач-куак, урындык-шкаф, суыткыч-ишек, машина-велосипед, өстәл-урындык һ. б.)

Тәрбияче:

– Балалар, бик күңелле уйнадык! Ә хәзер үз урыннарыбызга утырабыз. Алсу Һәм Азат сезгә конвертларда бирем әзерләделәр. Безгә кисәкләрдән бербөтен рәсем җыярга кирәк.

Балалар биремне үтиләр.

Тәрбияче:

– Нәрсә килеп чыкты? (Өйләр). Өйләр нинди?

Балалар:

– Зәңгәр өй биек, яшел өй тәбәнәк.

Тәрбияче:

– Моны ничек тикшереп була?

Балалар:

– Аларны янәшә куеп чагыштырырга кирәк.

Тәрбияче:

– Әйе, дөрес!

Балалар өйләрне янәшә куеп чагыштыралар һәм биеклеге буенча курчаклар янына урнаштыралар.

Тәрбияче:

– Димәк, Азат нинди өйдә яши?

Балалар:

– Зәңгәр өйдә, чөнки ул озынрак.

Тәрбияче:

– Алсу нинди өйдә яши?

Балалар:

– Яшел өйдә, чөнки ул кыскарак.

Тәрбияче:

– Әйбәт, биремне дөрес үтәдегез. Азат белән Алсу сезнең белән хушлашалар һәм, «тәбәнәк-биек» сүзләрен истә калдыру өчен, «Тылсымлы өй» уенын бүләк итәләр. Әйдәгез, кунакларыбыз белән саубуллашыйк!