Акбайга һәм Мияуга ярдәм итик. Биек – тәбәнәк
Информация
Бурычлар
Үзеңә карата предметларның юнәлешен аеру һәм аны уңда, сулда сүзләре белән билгеләргә өйрәтү.
Кызыксынучанлыкны, хәтерне, фикерләүне үстерү; балаларның сөйләм активлыгын арттыру.
Балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен, тырышлыкны, бергәләшеп уйнау һәм эшләү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче мәче һәм көчек уенчыкларын ике өстәл астына яшерә.
«Дусларыбыз кунакка килә».
Тәрбияче:
– Исәнмесез, балалар! Мин сезне күрүемә бик шат! Бүген безне мавыктыргыч уеннар көтә. Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик. (Балалар басып, тәрбияче артыннан сүзләрне кабатлыйлар).
Хәерле иртә!
Тизрәк елмай!
Бүгенге көнең
Күңелле булсын.
Үзең күрерсең,
Булыр ул шулай!
Тәрбияче:
– Балалар, Акбай белән Мияуны табыгыз әле.
Балалар төркем буйлап эзлиләр һәм табалар.
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, кайсы өстәл биегрәк, ә кайсы тәбәнәгрәк икәнен ничек белергә? (Акбай белән Мияуның өстәлләрен янәшә куярга кирәк).
«Кайсы биегрәк?» уен күнегүе.
Тәрбияче өстәлләрне янәшә куя.
Тәрбияче:
– Кайсы өстәл биегрәк? (Акбай утырган өстәл биегрәк). Ә кайсы тәбәнәгрәк? (Мияу утырган өстәл тәбәнәгрәк). Әйе, Акбай утырган өстәл Мияу утырган өстәлдән биегрәк. Әйдәгез, бергә кабатлыйк: биегрәк! (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар) Ә кайсы тәбәнәгрәк? (Мияу утырган өстәл) Дөрес, Мияу өстәле тәбәнәгрәк. Барыбыз бергә кабатлыйк: Тәбәнәгрәк!
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз! (Тәрбияче өйләргә игътибар иттерә). Бу нәрсәләр? Өйләр нинди төстә? Кайсы биегрәк, кайсы тәбәнәгрәк икәнлеген ничек белергә? (Өйләр кызыл һәм зәңгәр төстә. Өйләрне янәшә куярга кирәк). Кайсы өйнең биегрәк, кайсы тәбәнәгрәк икәнен күрсәтегез. (Тәрбияче балаларны үз янына чакыра).
Тәрбияче:
– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Акбай нинди өйдә яши?
Балалар:
– Биек өйдә.
Тәрбияче:
– Сез нигә шулай уйлыйсыз?
Балалар:
– Акбай зуррак, өе дә биегрәк.
Тәрбияче:
– Мияу нинди өйдә яши?
Балалар:
– Мияу тәбәнәгрәк өйдә яши
Тәрбияче:
– Сез нигә шулай уйлыйсыз?
Балалар:
– Мияу кечкенә, өе дә тәбәнәгрәк.
Динамик пауза. «Нәниләр».
Хәзер дусларыбыз белән ял итеп уйнап алыйк әле. |
|
Әй нәниләр, нәниләр, |
балалар бер рәткә тезелеп, |
Ардык без дип әйтмиләр. |
чүгәләп утыралар, әкрен генәторалар |
Аякларын күтәреп, |
йөрү хәрәкәтләре ясыйлар |
Матур итеп атлыйлар. |
|
Хәзер барабыз артка, |
артка таба йөру хәрәкәтләре ясыйлар |
Егылмыйча син атла. |
|
Бер, ике, бер, ике! |
алга таба киләләр. |
Егылмыйча син атла. |
«Таякчыкларны чагыштыр» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, өстәл янына килегез әле. Без сезнең белән кунакларыбызга ярдәм итәрбез. Сезнең алдыгызда агач таякчыклар ята. Кайсы таякчык озынрак? Бу турыда ничек белергә? Аларны янәшә куярга кирәк. (Балалар таякларны озынлык буенча чагыштыралар). Сул кулыгызга кыска таякчыкны алыгыз һәм сул ягыгызга куегыз. Ә уң кулыгызга озын таякчыкны алып, уң якка куегыз.
Тәрбияче 3–4 баланы чакыра һәм аларның кайсы кулында – озын таякчык, ә кайсында кыска таякчык икәнен сорый.
Тәрбияче:
– Игътибар! Кызыл флагчыкны – озын таякчыкка, ә кыска таякчыкка зәңгәр флагчыкны куегыз. (Тәрбияче дөрес башкаруны тикшерә.) Без сезнең белән озын һәм кыска таякчыкларны карадык. Кемгә озын таякчыкны бирербез? (Акбайга) Ә кыска таякчык кемгә? (Мияуга) Хәзер безнең дусларыбыз Акбай һәм Мияу үз өйләре өчен койма төзи алалар. (Балалар кунакларга койма төзергә булыша.) Карагыз, аларга ничек ошады!
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безгә кемнәр килде? (Акбай һәм Мияу). Ә сез аларга ярдәм итә алдыгызмы? (Әйе). Әйдәгез, дусларыбыз белән уйныйк! Өстәл нинди? (Биек). (Басып кулларын өскә күтәрәләр). Ә бу өстәл нинди? Тәбәнәк. (Чүгәлиләр, куллар аста). Акбайның өе нинди? (Биек). (Басып кулларын өскә күтәрәләр). Мияуның өе нинди? (Тәбәнәк). (Чүгәлиләр, куллар аста). Акбайның коймасының такталары нинди? (Озын). (Басып кулларны ян-якка сузалар). Мияу коймасының такталары нинди? (Кыска). (Чүгәлиләр, куллары белән күрсәтәләр).
Акбай белән Мияу хушлашып китәләр. Мультфильм карау. Госман Бакир, «Йорт салалар» http://www.balarf.ru/ipad/library.html?id=20