Геометрик фигуралар (түгәрәк, квадрат, өчпочмак). Пространствода ориентлашу.
Информация
Бурычлар
Пространствода үзенә карата юнәлешләрне аера белү һәм аларны «өстә» һәм «аста» сүзләре белән күрсәтү.
Тәрбиячене игътибар белән тыңларга, сорауларга җавап бирергә өйрәтү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, сез нинди тавыш ишетәсез? (Ябалак тавышы). Ябалак безгә куяннан хат алып килгән. Куян безне кунакка чакыра. Барабызмы? Куян янына паровозда барабызмы? (Әйе) Паровозга билетлар алыгыз. Вагоннарга утыру өчен, билетның геометрик фигурасын атарга һәм шул ук геометрик фигура төшерелгән вагонны табарга кирәк.
«Үз вагоныңны тап» уен күнегүе.
Балалар геометрик фигураны чиратлашып атыйлар һәм шундый ук фигуралы урындыкка утыралар.
Тәрбияче:
– Балалар бу нинди фигура? (Квадрат). Квадрат нинди төстә? Квадратның нәрсәләре бар? (Яклары, почмаклары). Ничә ягы (почмаклары)? (Күп). Бу нинди фигура? (Өчпочмак). Өчпочмак нинди төстә? Өчпочмакның нәрсәләре бар? (Яклары, почмаклары). Ничә ягы (почмаклары)? (Күп).
Алга таба барабыз: «Тип-тап-тап, тип-тап-тап!»
Гөрләп чаба паровоз: «Тип-тап-тап, тип-тап-тап!»
Ак төтен артта кала: «Пух-пах-пах, пух-пах-пах!»
Вагоннар җырлап чаба: «Ах-ох-ух, ах-ох-ух!»
Сыбызгы яңгырап китә: «Пу-ту-ту, пу-ту-ту!»
Тавыш еракка китә: «У-у-у, у-у-у!»
Бик күп җирләрне үттек: «Чаң-чаң-чаң, чаң-чаң-чаң!»
Урманга да без җиттек: «Дың-дың-дың, дың-дың-дың!»
Зур паровоз уфылдый: «Пуф-пуф-пуф, пуф-пуф-пуф!»
Бүген бик арыдың, ди: «Уф-уф-уф, уф-уф-уф!»
Тәрбияче:
– Менә без килеп җиттек. Әйдәгез, куянга бүләкләр җыябыз. Куян нәрсә ярата?
Балалар:
– Алма һәм кишер.
Тәрбияче:
– Алма нинди геометрик формага охшаган? (Түгәрәк) Кишер нинди геометрик формага охшаган? (Өчпочмак) Алма кайда? (Өстә) Кулларны өскә күтәрик һәм алманы өзеп алыйк. Ә кишер кайда? (Аста) Иелеп кишер җыярга кирәк .
Балалар алма һәм кишер җыялар.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз, бу кемнең йорты?
Җәен соры, кышын ак.
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)
Ә менә куян. Ул нигәдер моңсу. Балалар, әйдәгез, без аны сыйлыйк, биик, куянның күңелен ачыйк.
Динамик пауза. «Куянкай».
Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач
Аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай,
Аякларын җылыта.
Куян һаман да туңа,
Сикергәләп тә куя.
Менә шулай, менә шулай,
Сикергәләп тә куя.
Кемдер аны куркытты,
Ул урманга элдертте.
Тәрбияче:
– Куянга күңелле булды. Аның балалар бакчасына барып, геометрик фигуралар турында беләсе килә. Аны үзебез белән алабызмы? Ярар, куян безнең белән балалар бакчасына бара.
Ирекле рәвештә балалар куян белән уйныйлар һәм аны геометрик фигуралар белән таныштыралар.