«Алсу курчакларны өчпочмак белән сыйлый» уен күнегүе.

Тәрбияче төркемгә курчак Алсу белән керә.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз, Алсу нинди тәмле өчпочмаклар алып килде. Әйдәгез, аларны тәлинкәләргә салыйк. Безнең өске киштәдә ничә тәлинкә бар? (Күп). Тәлинкәләргә өчпочмак салыйк. Өчпочмак һәр тәлинкәдә бармы? (Әйе) Ничә өчпочмак? (Никадәр тәлинкә – шулкадәр өчпочмак). Алсу курчакларны сыйларга тәкъдим итә. Ничә курчак? (Күп). Әйдәгез, курчакларны сыйлыйк. Һәр тәлинкә саен бер курчак туры киләчәк. (Бер тәлинкә – бер курчак.) Һәрбер курчак алдында тәлинкә бармы? Курчаклар һәм тәлинкәләр тигезме?

Балалар:

– Әйе, тигез, барлык курчакларны да өчпочмак белән сыйладык!

«Җыелма курчакларга тупларны өләш» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Хәзер Алсуның курчак белән уйныйсы килә.

Балалар алдында курчак сурәте төшерелгән карточкалар. Тәрбияче һәр курчакка бер туп бирергә тәкъдим итә. Балалар тупларны карточканың аскы «тәрәзә»сенә куялар (Алдан тәрбияче предметларны урнаштыру кагыйдәләрен искә төшерә). Күнегүләр барышында тәрбияче шөгыльнең беренче өлешендә бирелгән сорауларга охшаган сораулар бирә.

Динамик пауза. «Туп».

Туп, туп, зур туп,

Сикер, сикер, зур туп.

Туп, туп, кечкенә туп,

Сикер, сикер, кечкенә туп.

«Түгәрәк, квадрат һәм өчпочмакны чагыштыр» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Подноста төрле фигуралар бар. Нинди фигуралар икән? Әйдәгез, Алсу белән бергә карыйбыз.

Тактада төрле төстәге түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак бар. Балалар фигураларның исемнәрен атыйлар.

Тәрбияче:

– Квадратның нәрсәләре бар?

Балалар:

– Яклары, почмаклары.

Тәрбияче:

– Ничә ягы (почмаклары) бар? (Якларны (почмакларны) күрсәтергә тәкъдим итә).

Тәрбияче:

– Квадрат тәгәри аламы?

Балалар:

– Юк, почмаклар комачаулый.

Тәрбияче:

– Ә түгәрәкнең почмаклары бармы?

Балалар:

– Юк, ул тәгәри ала.

Тәрбияче:

– Бу өчпочмак. Карагыз, ул тауга охшаган. Башта бармак тауга менде, шуып төште, юл буйлап йөгерде һәм яңадан менде. Хәзер, әйдәгез, өчпочмакны тәгәрәтеп карыйк. (Балалар тәгәрәтә алмыйлар).

Тәрбияче:

– Балалар, нигә өчпочмак тәгәрәми? Аңа нәрсә комачаулый? Квадрат һәм өчпочмак нинди? (Аларның яклары һәм почмаклары бар.)

Тәрбияче квадрат белән өчпочмакны чагыштыра һәм нәтиҗә ясый: квадратның яклары һәм почмаклары күбрәк.