Ике әйберне янәшә кую ысулы белән чагыштыру
Информация
Бурычлар
Тигез сандагы ике төркем предметларны берсе өстенә икенчесен кую ысулы белән чагыштыру күнекмәләрен ныгыту; күп, тигез, күпме.
Түгәрәкне һәм квадратны аера белү.
Шөгыль барышы
«Малайларга түбәтәйләр кидерәбез» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларны Булат исемле курчак белән таныштыра. Ул балаларга дуслары өчен бүләкләр (түбәтәйләр) әзерләргә булышуларын сорый.
Тәрбияче:
– Карагыз, Булатның ничә дусты бар? (Күп). Булатның ничә түбәтәе бар? (Күп). Әйдәгез, һәр малайга түбәтәй бирәбез. Барлык малайларга да җиттеме?
Балалар:
– Түбәтәйләр дә, малайлар да күп – бертигез.
Шундый ук эш өстәлләр артында тәлинкәләр һәм коймаклар белән башкарыла.
«Киң һәм тар юллардан барабыз» уен күнегүе.
Идәндә ике юл сурәтләнгән.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез Булат белән уйнап алыйк. Менә киң юл. Киң юл буйлап парлап барырга була. Кулга-кул тотынып, парлап басыгыз. Карагыз, ә тар юлдан парлап йөреп буламы? (Юк). Чөнки тар юлга бер кеше генә сыя.
Юллар буйлап баралар.
Тәрбияче:
– Нигә без башта парлап, аннары берәрләп бардык? (Тәрбияче балаларны «таррак – киңрәк» сүзләрен кулланырга этәрә).
Динамик пауза:
Балалар бер рәткә басалар һәм каршы якка йөгерәләр.
Без тиз йөгерә алабыз, |
|
Сикерергә яратабыз: |
сикерәләр |
Бер, ике, өч; бер, ике, өч, |
ритмлы сикерү |
Безне тотып булмый һич! |
йөгерәләр. |
«Чәчәгеңне тап» уены.
Идәнгә чәчәкләр куелган. Тәрбияче балалар белән аландагы чәчәкләрне карыйлар һәм урталарының формасы нинди булуын ачыклыйлар. Тәрбияче һәр балага бер кечкенә чәчәкне сайларга һәм уртасындагы формага карап (квадратмы, түгәрәкме), «чәчәк бәйләмнәре» ясарга тәкъдим итә.