«Әби күчтәнәчләре» уен ситуациясе.

Тәрбияче:

– Балалар , безгә кунак килде, каршы алыйк.

Әби керә, исәнләшә, кулында өчпочмаклар белән кәрзин.

Әби (кәрзинне күрсәтеп):

– Балалар мин сезгә күчтәнәч алып килдем. Нәрсә бу? (Өчпочмак). Әйе, өчпочмак, татар милли ризыгы.

Балалар өстәл янына утыралар.

Өчпочмак белән танышу.

Башта таныш геометрик фигуралар (түгәрәк, квадрат) балаларның исләренә төшерелә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу предметлар нинди фигурага охшаган?

Кояш, тәлинкә, тәгәрмәч төшергән рәсемнәр күрсәтә.

Тәрбияче:

– Бу предметлар нинди фигурага охшаган? Ул фигура ничек атала?

Балалар:

– Бу предметлар түгәрәккә охшаган.

Тәрбияче:

– Сездә дә мондый фигура бар, миңа аны күрсәтегез әле. Балалар, фигураны бер кулыгызга алып, икенче кулыгыз белән түгәрәк буйлап йөртеп чыгыгыз.

Тәрбияче (яулык, тартма күрсәтеп):

– Ә бу предметлар (фигуралар) нәрсәгә охшаган?

Балалар:

– Бу предметлар квадратка охшаган

Тәрбияче:

– Сездә дә мондый фигура бар, миңа алып күрсәтегез. Бу фигураны бер кулыгызга алып, икенче кулыгызның бармагы белән квадрат буйлап йөртеп чыгыгыз. Искә тошерик эле, аның нәрсәләре бар (почмаклары), ул тәгәриме? Әйдәгез,тәгәрәтеп карыйбыз. Ни өчен тәгәрәми?

Балалар:

– Чөнки почмаклары комачаулый.

Тәрбияче:

– Түгәрәк белән квадрат күптәнге дуслар. Алар белән тагын бер кызыклы фигура яши. Менә ул (өчпочмак күрсәтә). Сездә дә мондый фигура бар, табып күрсәтегез. (Тәрбияче яшел төстәге өчпочмакны күрсәтә.) Бу фигура нинди төстә? (Җаваплар.) Балалар, әйдәгез, фигураның контуры буенча йөртеп чыгабыз. Өчпочмакны тәгәрәтеп карыйк. (Балалар тәгәрәтеп карыйлар.) Дөрес, өчпочмак тәгәрәми, аның почмаклары комаучалый. Өчпочмакның квадратныкы кебек почмаклары бар. Өчпочмак нәрсәгә охшаган? (Түбә, косынка һ.б. рәсемнәр күрсәтелә.)

«Әби оныкларын ничек сыйлаган» уен күнегүе.

Тәрбияче шаяртып укый, ә балалар шигырьгә кул чабалар.

Әби коймак пешерә,

Оныкларына бирә.

Алсуга – бер,

Газизгә – бер,

Вәлигә – бер,

Камилгә – бер,

Коймаклар тәмле!

Рәхмәт безнең әбигә!

Тәрбияче балаларга карточкалар бирә һәм аларга тәлинкәләр куярга тәкъдим итә (предметларны урнаштыру кагыйдәләре искә төшерелә).

Тәрбияче:

– Ничә тәлинкә куйдыгыз? Һәрбер тәлинкәгә бер коймак куегыз. Сез ничә коймак куйдыгыз? (Һәр савытка бер коймак.) Тәлинкәләр һәм коймаклар саны турында нәрсә әйтеп була?

Балалар:

– Алар бертигез – тәлинкәләр никадәр, коймаклар да шулкадәр үк.

Динамик пауза. «Шаян балалар».

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

төркем буйлап тиз-тиз йөриләр

Кулларны күтәрәбез,

кулларын күтәрәләр, төшерәләр

Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез, торабыз,

чүгәлиләр, торып басалар

Башны уңга борабыз.

башларын уңга-сулга боралар

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

сикергәлиләр

Шул арада иелеп,

тезләрен бөкмичә алга таба иеләләр

Басарга өлгерәбез.

туры басалар

Тирән итеп сулыйбыз,

кулларын өскә сузалар – сулыш алалар

Ял итәргә туктыйбыз.

кулларын аска – сулышны чыгаралар.

«Әбине елга аша чыгарабыз» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез әбине өенә озатабыз. Безгә моның өчен елгалар аша үтәргә тиеш. Ә елгалар бер үк киңлектәме? (Балалар җаваплары). Киң «елганы» күрсәтегез. Кайсы елгатар? Әйдәгез, киң елга аша атлыйк. (Балалар зур адым ясыйлар.) Хәзер без тар елга аша чыгабыз. (Балалар кечкенә адым ясыйлар). Нигә без башта зур, аннары кечкенә адым ясадык?

Балалар:

– Без башта киң елга аша, аннары тар елга аша атладык.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, беренче елга икенчесенә караганда (пауза)... киңрәк, ә икенче елга беренчесенә караганда... таррак.

«Әбинең этенә оя ясыйбыз» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, әбинең эте дә бар икән. Әйдәгез, әбинең этенә оя ясыйк.

Балалар өстәлдәге таякчыклардан эткә оя ясыйлар.

Тәрбияче:

– Этнең оясы нинди фигуралардан тора?

Балалар:

– Квадрат һәм өчпочмактан.