Киң –тар, киңрәк – таррак
Информация
Бурычлар
Тигез ике төркем предметларны берсе өстенә икенчесен кую ысулы белән чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү, «күп», «тигез», «күпме» төшенчәләрен ныгыту.
Фикерләүне, сенсорик сәләтне, чагыштыру сәләтен үстерү.
Балаларда шөгыльләрдә үз-үзеңне тәртипле тоту, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
«Керпеләр һәм алмалар» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга бер буйлы карточкаларга керпеләр сурәтләнгән рәсемнәр урнаштырырга тәкъдим итә. Предметларны урнаштыру кагыйдәләрен искә төшерә. Балалар биремне үтәгәндә, тәрбияче сораулар ярдәмендә балаларның биремне дөрес башкаруын тикшерә.
Тәрбияче:
– Әни керпенең ничә баласы бар? ( Күп.) Ул балаларына нәрсә алып кайткан? (Алма.) Әйдәгез, керпе балаларына алмалар өләшеп чыгыйк.
Балалар карточкаларда һәр керпе рәсеме астына алма рәсеме куеп чыгалар. Тәрбияче һәр керпегә алма булганмы-юкмы икәнен тикшерергә тәкъдим итә. Балалар аларның санын чагыштыралар.
Тәрбияче:
– Әни керпе ничә алма алып кайтты? ( Күп.) Керпеләр һәм алмалар саны турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Керпеләр һәм алмалар саны бертигез. Керпеләр һәм алмалар күп.
«Көтелмәгән кунак» уен ситуациясе.
Тәрбияче:
– Хәерле иртә, балалар. Тәрәзәгә карагыз әле, буран чыккан.
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Тәрбияче уенчык куян алып керә.
Куян кызы:
– Исәнмесез, балалар. Урамда буран, адаштым, туңдым.
Тәрбияче:
– Исәнме, куян кызы. Әйдә, безнең белән уйнап ал, җылын.
Динамик пауза. «Кунак килгән урманнан».
Куян килгән урманнан, |
бер бер артлы сикереп баралар |
Ерак диеп тормаган. |
|
Иелә, торып баса, |
алга иеләләр, торалар |
Чүгеп-чүгеп тә ала. |
чүгәлиләр, торалар |
Колакларын селкетә, |
кулларын баш өстенә куеп селкетәләр |
Сикергәләп тә китә, |
урында сикерәләр |
Сикергәли балалар, |
|
Аннары кул чабалар. |
кул чабалар, утыралар. |
«Киң юл, тар юл» уен ситуациясе.
Тәрбияче:
– Балалар, куян кызына һәм төлкегә өенә кайтырга булышыйк.
Ике өй макеты тора (төлке һәм куян өйләре), идәндә киң һәм тар юл (тукымадан киселгән тасмалар). Балаларны ике тигез төркемгә бүлеп, бер төркемгә куян һәм икенче төркем балаларга төлке битлекләре киертә. Тәрбияче уен тәртибен аңлата. Сигнал буенча куяннар тар юлдан, ә төлкеләр киң юлдан өйләренә кайталар.