«Урман кунаклары» уен ситуациясе.

Балалар ярымтүгәрәктә утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген бакчага нинди киемнәр киеп килдегез? (Куртка, шарф, башлык). Нигә сез куртка һәм башлык киеп килдегез?

Балалар:

– Чөнки урамда салкын.

Тәрбияче:

– Ә нигә сез шарф бәйләп килдегез?

Балалар:

– Җылы булсын өчен.

Тәрбияче:

– Ә бүген безгә кунакта ике әкият герое. Аларны белергә телисезме? (Әйе) . Аларны белер өчен мин сезгә ике табышмак әйтәм:

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып,

Сикереп урманга кача. 

(Куян)

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. 

(Тиен)

Тәрбияче:

– Бик дөрес, куян кызы һәм аның дусты тиен бүген безгә кунак булып килгәннәр. Аларның урамга уйнарга чыгасы килә, ләкин үзләренә шарф сайлап ала алмыйлар. Әйдәгез, бергәләп аларга булышыйк.

«Шарфларны дөрес бәйлә» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Ничә куян һәм ничә тиен ярдәм сорыйлар?

Балалар:

– 1 куян һәм 1 тиен.

Тәрбияче:

– Шулай булгач, безгә ничә шарф сайлап алырга кирәк була?

Балалар:

– Ике.

Тәрбияче:

– Өстәлдә шарфлар ята. Куян кызы өшемәсен өчен аңа нинди шарф бәйлибез? (Озын). Икенче шарф нинди? (Кыска). Кыска шарфны тиенгә бәйләп буламы?

Балалар:

– Юк, аңа салкын булачак.

Тәрбияче (өченче шарфны күрсәтеп):
– Ә бу шарф нинди? (Озын). Бик дөрес, анысын без тиенгә бәйлибез.

Динамик пауза. «Куянкай».

Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян, туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

«Урман дуслары» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Менә без сезнең белән куян кызы һәм тиенгә матур җылы шарфлар бәйләдек. Хәзер алар урамга чыгарга әзер.

Тәрбияче:

Балалар, подноста агач ботаклары. Алар нинди? (Озын. Кыска). Озын ботакка күп һәм кыска ботакка бер песнәк утыртыгыз. Озын ботакка ничә песнәк утырттыгыз? (Күп). Кыска ботакта ничә песнәк? (Бер).

«Карандашларны стаканнарга тутырабыз».

Тәрбияче балалардан төсле карандашларны стаканнарга тутырырга ярдәм итүләрен сорый: кызыл карандашларны – кызыл стаканга, яшел карандашларны – яшел стаканга салырга кирәк. Тәрбияче биремне үтәү барышында сораулар бирә.

Тәрбияче:

– Стаканга нинди төстәге карандашлар салдың? Ничә кызыл (яшел) карандаш? Аларның саны тигезме? Ничек беләбез? Кайсы күбрәк, кайсы азрак? Карандашлар тагын нәрсәләре белән аерылып торалар? (Кызыл карандашлар озынрак).