«Куян кызы кунакка килә».

Балалар келәмдә түгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә әкияттән бер бик матур герой кунакка килергә тиеш. Ә сез аның кем икәнен белергә телисезме? Алай булгач, сезгә табышмакның җавабын белергә кирәк:

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

(Куян)

Мәрхәмәтле, кешелекле,

Җәнлекләрне ярата.

Аларны ул дәвалый.

Кем ул? 

(Айболит)

Тәрбияче:

– Бик дөрес, Куян кызы белән Айболит безгә кунакка килгәннәр. Нәрсәләр алып килгәннәр икән алар безгә?

Балалар:

– Җылы бияләйләр, кишерләр һәм чиләкләр.

Тәрбияче:

– Ләкин Куян кызы кишерләрне чиләкләргә бүлеп куя алмый икән. Әйдәгез, Куян кызына булышыйк.

Тәрбияче:

– Ничә чиләк?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Ә хәзер шул чиләкләргә берәр кишер сал. Ничә кишер салдың? Һәр чиләктә дә кишер бармы? Безнең ничә чиләк һәм ничә кишер булды?

Балалар:

– Чиләкләр һәм кишерләр бертигез.

Тәрбияче:

– Дөрес, бертигез, чиләкләр һәм кишерләр тигез булды.

Динамик пауза. «Мин!»

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер инде ял итеп алсак та була:

Мин утырам,

балалар утыралар

Мин басам,

басалар

Кулларымны күтәрәм,

кулларын күтәрәләр

Кулларымны төшерәм.

кулларын төшерәләр

Мин утырам,

утыралар

Мин басам,

басалар

Ә аннары озак итеп

Кул чабам, кул чабам!

кул чабалар.

«Парын тап» уен ситуациясе.

Тәрбияче балалардан уң һәм сул кулларын күрсәтүне сорый. Аннан соң ул балаларга берәр бияләй (уң яки сул) тарата. Балалар үзләре кайсы кулныкы икәнлеген әйтәләр һәм икенче кулларына да бияләйне сайлап алалар.