«Курчак Айсылу кунакка килә».

Тәрбияче:

Күрәсезме курчак Айсылуны –

Матур итеп киенгән.

Безгә салкын урамнан

Ул кунак булып килгән.

Тәрбияче курчакны тәрәзә төбенә утырта. Балалар белән бергә тәрәзәгә карыйлар һәм сорауларга җавап бирәләр.

Тәрбияче:

– Урамда сез нәрсә күрәсез? Урамда нинди предметлар күбрәк? Нинди предметлар берешәр?

«Чагыштыр» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга яшел һәм сары карандашлар алырга һәм аларны озынлыгы буенча чагыштырырга тәкъдим итә. Предметларны чагыштыру ысулларын ачыклый.

Тәрбияче:

– Яшел карандашның озынлыгы турында нәрсә әйтеп була? (Балалар җаваплары).

Тәрбияче:

– Сары карандашның озынлыгы турында нәрсә әйтеп була? (Балалар җаваплары). Карандашларны стаканнарга салыгыз: зур стаканга нинди карандаш салабыз? (Озын карандаш), кечкенә стаканга нинди карандаш салабыз? (Кыска карандаш).

Динамик пауза. «Нәниләр».

Әй нәниләр, нәниләр,

төркем буйлап атлап йөриләр

Ардык без дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.

Хәзер барабыз артка,

сак кына артка атлап баралар

Егылмыйча син атла.

Бер, ике, бер, ике!

алга таба атлыйлар.

Егылмыйча син атла.

«Өеңне эзләп тап» хәрәкәтле уены.

Келәмдә квадрат һәм түгәрәк ята.

Тәрбияче:

– Балалар, подностан берәр фигура алыгыз, нинди фигура икәнен әйтегез. Әйдәгез, музыкага бүлмә буйлап йөрик. Музыка туктагач, үз урыннарыгызны – өйләрегезне табып басыгыз.

Кемнәрнең кулларында түгәрәк – түгәрәк янына, кемнәрдә – шакмак, алар шакмак янына йөгерәләр. Үзләренең урыннарына килеп баскач, ни өчен бу фигураны сайлаганнарын аңлаталар.

«Түбәтәй» уены.

Балалар түгәрәкләнеп басалар, түгәрәк уртасында зур квадрат һәм түгәрәк. Җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шул балага бирем бирелә (квадрат яки түгәрәкнең бер үзенчәлеген, тышкы билгесен әйтергә тиеш). Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең,

Менә кемдә тукталды.