Ике әйберне озынлык буенча чагыштыру.
Информация
Бурычлар
Игътибарлылыкларын, сөйләм телен, логик фикерләүне үстерү, күмәк шөгыльләнү, сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
«Шәвәли кунакка килә».
Балалар келәмдә утыралар.
Тәрбияче:
– Балалар, безгә бүген кунак килергә тиеш. Ә кем икәнен шигырьдән белерсез.
Мин –
Шәвәли,
Шук малай,
Үткен малай,
Ут малай!
Дөрес, безгә Шәвәли килде. Балалар, Шәвәлинең дә уйныйсы, көчле һәм белемле буласы килә.
Шәвәли үзе белән ике җеп йомгагы алып килгән. Нәрсә бу? Җеп йомгаклары нинди төстә? Зурлыклары турында нәрсә әйтеп була?
«Серле йомгак артыннан» уен ситуациясе.
Шәвәли җеп йомгагы артыннан барырга тәкъдим итә. Зур йомгак артыннан балалар физкультура залына керәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, сез бу залда нәрсәләр күрәсез? (Балалар җаваплары) Нинди предметлар күбрәк, барлык балалар да нәрсә белән уйный ала? Нинди предметлар берешәр? Шәвәли нәрсә белән уйный ала?
Кечкенә йомгак артыннан музыка залына керәләр.
Бу залда нәрсәләр күрәсез? Нинди уен кораллары бар? (Балалар җаваплары).
Динамик пауза. «Шәвәли».
Шәвәли киерелде, |
кулларын югарыга күтәреп сузылалар |
Бер бөгелде, |
тезләрен бөкмичә, алга иеләләр |
Ике бөгелде, |
|
Өч бөгелде. |
|
Кулларын сузды, |
кулларын алга сузалар |
Як-ягына каранып, |
башларын боргалыйлар |
Сикергәли башлады. |
урында сикерешәләр. |
«Үлчибез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Мин сезгә йомгакны сүтәргә һәм озынлыгын үлчәргә тәкъдим итәм. Озын җепне күрсәтегез. Кыска җепне күрсәтегез. Кызыл җеп белән зәңгәр җепнең озынлыкларын чагыштырыгыз. Кызыл җеп нинди? Зәңгәр җеп нинди? Димәк, озын җептән зур йомгак, ә кыска җептән – кечкенә йомгак ясарга була.
«Кәрзиннәрне тутыр» уены.
Шәвәли балалардан йомгакларны төрле кәрзингә салуларын сорый: бер кәрзингә зур йомгаклар, икенче кәрзингә кечкенә йомгаклар салырга кирәк. Тәрбияче биремне үтәү барышында сораулар бирә.
Тәрбияче:
– Кәрзиннәргә нәрсә салдыгыз?
Балалар:
– Җеп йомгаклары.
Тәрбияче:
– Җеп йомгаклары нинди?
Балалар:
– Кызыл, зәңгәр төстә. Кызыл җеп озынрак, зәңгәр җеп кыскарак.