Бер һәм күп әйбер. Түгәрәк һәм квадрат
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
Программа эчтәлеге. Балаларны бер һәм күп предметлар табарга өйрәтү. Түгәрәк һәм квадратны формасы һәм төсе буенча танып аера, атый белүләрен ныгыту, «бер һәм күп» сүзләрен кулланып «күпме?» дигән сорауга җавап бирә алу сәләтләрен үстерү. Күмәк шөгыльләнергә теләк уяту.
Җиһазлар. Ике куян фигурасы, картоннан ясалган өй, урман рәсеме, ике кәрзин, кишер муляжлары, һәр балага төрле төстәге зур һәм кечкенә түгәрәкләр, квадратлар, төсле А4 форматында кәгазь (вагон); «Без куяннар» аудиоязмасы; һәр балага төрле төстәге зур һәм кечкенә түгәрәкләр, квадратлар.
Шөгыль барышы.
«Биккуркак белән Бикбатыр кунакка килә».
Балалар тәрбияче янына җыелалар.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безгә кунаклар килә. Сезнең кем киләсен беләсегез киләме?
Әйдәгез, утырышабыз, мин сезгә әкият сөйлим. Борын-борын заманда яшәгәннәр икән ике дус куян. Берсенең исеме Бикбатыр, икенчесенең исеме Биккуркак булган. Куяннар урманның бер бик матур аланында үз өйләрендә яшәгәннәр. Алар көне буе уйнаганнар, күбәләкләр куганнар. Урман артында бер бүре яши икән. Көннәрдән бер көнне куян малайлары сәяхәткә чыгып киткәннәр һәм безнең бакчабызга кунакка килеп җиткәннәр.
«Без куяннар» җыры астында урман рәсеме артыннан ике куян фигурасы чыга.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, аланда күпме куян (бүре) яши?
Балалар:
– Күп, бер.
Тәрбияче:
– Аланда күпме йорт бар?
Балалар:
– Күп.
«Куянны ашат» уен ситуациясе.
Тәрбияче:
– Балалар, Биккуркак белән Бикбатырның ашыйсылары килгән. Әйдәгез, куяннарны сыйлыйбыз. Куяннарга кәрзин белән кишер алып килгәннәр. Ниләр бар икән кәрзиндә, карыйк әле.
Кәрзинне күрсәтә. Бер кәрзиндә бер кишер, икенче кәрзиндә биш кишер.
Балалар, нәрсә бу? (Кишер). Беренче кәрзиндә (икенче кәрзиндә) күпме кишер? (Бер, күп)
Тәрбияче кәрзинне куяннарга бирә.
Бикбатыр үзенең кишерләре белән сезне дә сыйлыйсы килә. (Дүрт балага кишер бирә). Балалар, Бикбатырның кәрзинендә күпме кишер калды? (Бер) Икенче кәрзиндә ничә кишер? (Бер) Әйе, куяннарга берәр кишер калды. Бикбатыр белән Биккуркак тукландылар, сезгә рәхмәт әйтәләр.
Динамик пауза. «Күңелле ял итәбез».
Тәрбияче:
– Әйдәгез, хәзер Бикбатыр һәм Биккуркак белән ял итеп алыйк.
Без шулай ял итәбез. |
|
Без әле бераз арыдык, |
|
Ял итәргә уйладык. |
баш очында кулларын чәбәклиләр |
Башны иябез алга, |
башларын алга- артка ияләр |
ә аннары – артка. |
|
Уңга, сулга борабыз, |
башларын уңга-сулга боралар |
Аннан карап торабыз. |
алга карыйлар |
Иң өсләрен сикертәбез, |
иңнәрен сикертәләр |
Кулларны биетәбез, |
кул чукларын боргалыйлар |
Бер алга, бер артка сузып, |
кулларын алга- артка сузалар |
Без шулай ял итәбез. |
урында сикерешәләр. |
«Күрсәт әле» уены.
Тәрбияче:
– Балалар, куяннарның кәрзинендә тагын нидер бар.
Тәрбияче кәрзиннән яссы геометрик фигуралар чыгара. (Түгәрәк, квадрат)
Балалар, әйтегез әле, бу нәрсәләр? Алар нинди төстә?
Балалар:
– Бу түгәрәк. Ул кызыл төстә.
Тәрбияче:
– Ә сез аның түгәрәк икәнлеген каян белдегез?
Һәр балага таратма материал – түгәрәкләр таратыла.
Балалар:
– Аны тәгәрәтеп була.
Тәрбияче:
– Бу фигура ничек атала? Нинди төстә? (Балаларның җаваплары). Игътибар белән карагыз, ул түгәрәктән нәрсә белән аерыла?
Балалар кечкенә квадратлар алалар, түгәрәк белән чагыштыралар. Тәрбияче балаларга өстәл өстендә геометрик фигураларны тәгәрәтеп карарга тәкъдим итә.
«Поездны төзәтегез» уены.
Тәрбияче:
– Балалар, куян малайлары Биккуркак белән Бикбатырның өйләренә кайтыр вакытлары җитте. Ләкин алар утырып килгән поезд ватылган, куяннар тиз генә әниләре янына кайта алмыйлар. Әйдәгез әле, куян малайларына поездны төзәтергә ярдәм итәбез.
Фланелеграфка А4 форматындагы төсле кәгазь ябыштырыла, балаларга яссы түгәрәк, квадрат геометрик фигуралар бирелә.
Тәрбияче:
–Бу нинди фигуралар? (Түгәрәк, квадрат). Фигуралар нинди төстә? (Кызыл, яшел). Фигуралар белән поезд вагонын ничек төзәтәбез? Түгәрәктән тәгәрмәч, квадраттан тәрәзәләр төзиләр.
Безнең поездның ничә тәрәзәсе (тәгәрмәче) бар? (Күп). Ә поезд ничә? (Бер).