«Аю баласы Әппәс кунакка килә».

Балалар өстәл тирәли утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунак килә. Сез кем киләчәген беләсегез киләме? Җавапны белер өчен сезгә табышмак чишәргә кирәк булачак.

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. 

( Аю)

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Аю малае Әппәс безгә бүген кунак булып килгән. Ә кунакка буш кул белән йөрмиләр, аның капчыгында нидер бар.

Тәрбияче геометрик фигуралар салынган капчык тоткан аю Әппәсне балаларга күрсәтә. Капчыктан түгәрәк чыгара.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, бу нәрсә? Ул нинди төстә?

Балалар:

– Бу түгәрәк! Кызыл төстә.

Һәр балага таратма материал – түгәрәкләр таратыла.

Тәрбияче:

– Ә сез моның түгәрәк икәнлеген каян белдегез? (Тәгәрәтеп була.) Әйдәгез әле, кулыбыз белән түгәрәк ясап күрсәтәбез.

Балалар куллары белән һавада түгәрәк хәрәкәтләр ясап күрсәтәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, тирә – ягыбыздагы түгәрәк предметларны табыйк әле.

Балалар:

– Боҗра, сәгать, машинаның тәгәрмәче, кояш, өстәл, тәлинкә, туп.

«Чагыштыр» уен күнегүе.

Тәрбияче капчыктан икенче фигураны ала һәм балаларга күрсәтә.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә? Нинди төстә? (Балаларның җаваплары) Бу квадрат. Игътибар белән карагыз. Квадрат түгәрәктән нәрсә белән аерыла?

Балалар кечкенә квадратлар алалар, түгәрәк белән чагыштыралар.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, квадратның почмаклары бар, алар аңа түгәрәк кебек тәгәрәргә комачаулыйлар. Бүлмәне карагыз әле, квадрат формасындагы предметлар бармы?

Балалар:

–Шкаф, тартма, өстәл, шакмак.

Динамик пауза. «Аю килә».

Аю килә, лап-лап.

Аю килә, лап-лап,

әкрен генә аю кебек атлап баралар

Үләннәрне таптап.

Аю, алай итмә син,

аюга бармак яныйлар,

Безнең белән уйна син.

аны уйнарга чакыралар

Урыныңда тик торма,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

урыннарында тыпырдыйлар

Аю бик арыган икән,

Тәмләп йокыга киткән.

чүгәлиләр

Аю, әйдә, тор инде,

Тагын бер уйныйк инде.

басып, кулларны чәбәклиләр.

«Чыршыны бизә» уены.

Тәрбияче зур чыршы төшерелгән рәсем күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, минем кулымда нинди рәсем? (Чыршы.)  Әппәскә безнең ярдәмебез кирәк. Үзебезнең квадрат һәм түгәрәк фигуралар белән чыршы бизәргә булышыйк әле. Әйдәгез, төрле төстәге һәм төрле формадагы фигураларны ябыштырып, чыршыга гирлянда ясыйбыз.

Чиратлашып кызыл түгәрәк, яшел квадрат ябыштырган үрнәк күрсәтә. Эш барышында ярдәм итү.

Тәрбияче:

– Без чыршыны ничек матур итеп бизәдек. Булдырдыгыз! Нинди фигуралар кулландык? Түгәрәкләр нинди төстә? Ә квадратлар? Иң беренче нинди фигураны куйдык?  (Балаларның җаваплары).

«Геометрик фигураларның өен тап» уены.

Тәрбияче:

– Әппәснең фигуралары өйләренә юлны таба алмыйлар. Әйдәгез әле, фигураларга булышабыз.

Келәмдә кызыл һәм яшел төстәге йортлар һәм кызыл төстәге түгәрәк, яшел төстәге квадрат фигуралары куелган.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, кайсы өйдә нинди фигура яши?

Балалар төсләре һәм формалары буенча фигураларны өйләренә урнаштыралар.