«Әкият илендә» уен ситуациясе.

Балалар залга керәләр.

Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар! Мин сезне бүген әкият иленә чакырам. Нинди әкият икәнен белер өчен, табышмакны чишәргә кирәк булачак.

Басуда тора теремкәй

Зур түгел ул, бәләкәй.

(«Теремкәй» әкияте).

1–2–3, күзләрне йомабыз һәм әкият иленә керәбез.

Зур теремкәй макеты куела.

Бервакыт, бер тычкан (балага тычкан битлеге кидерелә) үтеп барганда, теремкәйне күреп алган һәм шунда барырга уйлаган. Теремкәйгә бару өчен, 2 юл бар, ди.(Идәнгә яшел һәм сары төстәге, төрле озынлыктагы 2 тасма куя). Тычкан аптырап калган: «Кайсы юл белән барсам, тизрәк барып җитәрмен икән?» – дип уйлаган. Балалар, тычканга ярдәм итәбезме?

Дидактик күнегү. «Кайсы юл озын, кайсы юл кыска?»

Тәрбияче:

– Ә сез ничек уйлыйсыз, юллар икесе дә бертөрлеме?

Балалар:

– Юк, бертөрле түгел.

Тәрбияче:

– Юллар нәрсә белән аерылалар икән соң?

Балалар:

– Төсләре белән – яшел һәм зәңгәр.

Тәрбияче:

– Алар тагын нәрсә белән аерылалар?

Балалар:

– Берсе озын, берсе кыска.

Тәрбияче:

– Юлларның кайсы озынрак булуын ничек белергә була?

Балалар:

– Бер тасманы икенчесе янына куеп карыйбыз.

Тәрбияче:

– Тасмаларны янәшә куябыз, бер яктан очларын тигезлибез, аннан берсен икенчесе өстенә куябыз. Кайсы озынрак?

Бер бала чыгып, тәрбияче ярдәме беләнуң кулы белән сулдан уңга таба юлның озынлыгын күрсәтә.

Тәрбияче:

– Менә ул озын юл (тасма). Ул нинди төстә? (Яшел). Кыска юлны (тасманы) күрсәтегез.

Балалар шул ук ысул белән кыска юлны күрсәтәләр.

Кыска юл нинди төстә? (Зәңгәр). Бу юл нинди? Ә монысы нинди? (Озын – кыска, озынрак – кыскарак).

Куллары белән тасмаларның озынлыгы буенча йөртеп, бер тасма озынрак, икенчесе кыскарак дип нәтиҗә ясыйлар.

Әйтегез әле, тычкан кайсы юлдан тизрәк барып җитә алыр икән?

Балалар:

– Кыска юлдан барса, тизрәк барып җитә.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, карыйк әле, тычкан безне тыңладымы икән?

Тычкан маскасы кигән бала юл буйлап теремкәйгә бара.

Тәрбияче:

– Әйе, тыңлаган, теремкәй янына барып та җиткән. Караса, ишектә йозак эленеп тора, ди. Балалар, тычканга йозакны ачарга да ярдәм итик инде.

Динамик пауза. «Йозак» (бармаклар белән уен)

Аланда бар теремкәй:

бармакларны бер-берсенә терәп куялар

Ишегендә аның йозак.

бармакларны берсе арасына икенчесен тыгалар

Тычкан ишекне шакый,

уч төпләрен бер-берсенә кагалар

Ачкычны бора,

кушылган учларны боргалыйлар

Йозакны тарта,

кулларны акрын гына аералар

Ишекне ача.

кулларны төшерәләр.

«Җәнлекләр теремкәйгә кайсы юлдан баралар?»

Тәрбияче:

– Шулай итеп, тычкан теремкәйдә яши башлаган. Теремкәйдә ничә җәнлек яши башлаган? (Бер). Бу аланнан ерак түгел бик матур күлдә бер бака яши икән. Беркөнне Бака-Бакылдык күлдән башын чыгарып караган һәм теремкәйне күреп алган.

Бер балага бака битлеге кидерелә, бала юл буйлап теремкәйгә бара.

Тәрбияче:

– Бака үзенә юл сайлаган һәм шул юл буйлап теремкәйгә таба киткән. Бака-Бакылдык кайсы юлны сайлаган? (Кыска юлдан барган). Бака-Бакылдык та теремкәйдә яши башлаган. Көннәрдән бер көнне теремкәй янына җырлый-җырлый бер Куян-Куркаккай килеп чыккан.

Куян маскасы кигән бала чыга.

Тәрбияче:

– Ул шатлана-шатлана теремкәй янына ашыккан. Куян-Куркаккай кайсы юлдан киткән? (Кыска юлдан киткән). Куян-Куркаккай да теремкәйдә яши башлаган. Хәзер теремкәйдә ничә хайван яши? (Күп).

Шулай бервакыт Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй аша үткән.

Төлке битлеге кигән бала чыга.

Тәрбияче:

– Ул да үзенә барырга юл сайлаган. Төлке-Хәйләбай кайсы юлны сайлаган? (Кыска юл сайлаган). Шулай итеп, төлке дә теремкәйдә яши башлаган.

Матур гына яшәп ятканда, теремкәй янына Аю-Камыт аяк килеп чыга.

Аю битлеге кигән бала чыга.

Тәрбияче:

– Аның да теремкәйдә яшәп карыйсы килгән. Ул да ике юлның берсен сайлаган. Теремкәйгә Аю-Камыт аяк нинди юлдан киткән? (Кыска юлдан киткән). Шулай итеп, теремкәйдә ничә җәнлек булды? (Күп). Теремкәйгә ничә тычкан килде? (Бер). Ничә бака килде? (Бер). Ничә куян килде? (Бер). Ничә төлке килде? (Бер). Ничә аю килде? (Бер). Ә барлыгы җәнлекләр ничә (күпме) булды? (Күп).

Бергә-бергә яшәүләре бигрәк күңелле икән. Теремкәйдә дус яшәүгә ни җитә! Шуның белән әкият тә тәмамланды.