Ике әйберне озынлыклары буенча чагыштыру. «Озын – кыска, озынрак – кыскарак» төшенчәләре
Информация
Бурычлар
Аерым предметлардан бер төркем төзү һәм төркемнән бер әйберне аерып алу күнекмәләрен ныгыту.
Предметларның санын «бер», «күп», «берәр», «берәү дә юк» сүзләре белән белдерергә өйрәтүне дәвам итү.
Шөгыль барышы
Балалар тәрбияче янына җыелышалар.
Тәрбияче:
– Исәнмесез, балалар! Мин сезне шатлык түгәрәгенә чакырам. Бер-беребезгә кулларыбызны бирик һәм бер-беребезне сәламлик!
Тәрбияче:
– Балалар, сез бакчага килгәндә ничек киендегез? (Җылы итеп.) Ә ни өчен өстегезгә курткалар, башлыклар кидегез? (Чөнки урамда салкын.) Ә шарф сезгә нигә кирәк? (Муенга җил өрмәсен өчен, салкын кермәсен өчен.)
Шул вакыт телефон шалтырый.
Тәрбияче (телефоннан сөйләшә):
– Алло, тыңлыйм сезне. Исәнме, аю Әппәс! Хәзер балалар белән сөйләшәм.
Балалар, миңа аю Әппәс шалтырата, сезнең ярдәм итүегезне сорый. Аю Әппәс үзенең энесе белән урамга чыгасы килә, ләкин аларның шарфлары юк, ә урамда салкын. Ярдәм итәсезме аюларга? Бүлмәбезгә чакырыйкмы? (Телефоннан) Рәхим ит, аю Әппәс!
Дидактик уен. «Шарф бәйлибез».
Тәрбияче төрле озынлыктагы 2 шарф ала.
Тәрбияче:
–Сезничек уйлыйсыз, шарфлар икесе дә бертөрлеме? (Юк, бертөрле түгел).
Тәрбияче (шарфларны янәшә куя):
– Балалар, шарфлар нәрсәләре белән аерылалар икән соң? (Төсләре: кызыл һәм сары). Алар тагын нәрсә белән аерылалар? (Озынлыклары: берсе озын, берсе кыска). Шарфларның озынлыклары төрле булуын ничек белергә була? Без моны бер шарфны икенчесе янына куеп карау юлы белән эшләрбез. Шарфларны янәшә куябыз, бер яктан очларын тигезлибез, аннан берсен икенчесе өстенә куябыз. Аларның кайсы озынрак икәнен күрсәтегез.
Бер бала чыгып, тәрбияче ярдәме белән уң кулы белән сулдан уңга таба шарфның озынлыгын күрсәтә.
Тәрбияче:
– Менә ул озын шарф. Ул нинди төстә? (Кызыл). Кыска шарфны күрсәтегез. Бер бала белән кыска шарфның озынлыгын күрсәтәләр.
Кыска шарф нинди төстә? (Сары) Бу шарф озынлыгы буенча нинди? Ә монысы озынлыгы буенча нинди? (Озын – кыска, озынрак – кыскарак)
Кулы белән шарфларның озынлыгы буенча йөртеп, бер шарф озынрак, икенчесе кыскарак дип нәтиҗә ясый.
Хәзер без аю Әппәскә һәм аның энесенә ярдәм итә алачакбыз. Сез ничек уйлыйсыз, аю Әппәснең энесенә озын шарфнымы, әллә кыскарагын бәйлибезме? Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Ул кечкенә, шуңа күрә кыскарагын бәйлибез). Дөрес, ул аю Әппәскә караганда кечерәк, шуңа күрә аңа кыскарак шарф бәйлибез. Сез ничек уйлыйсыз, аю Әппәскә нинди шарф бәйлибез? (Ул зур, шуңа күрә аңа озын шарф бәйлибез). Булдырдыгыз, балалар! Сез аю Әппәскә һәм аның энесенә ярдәм итеп нәрсәләргә өйрәндегез? (Озын һәм кыска шарфларны аерырга). Алар да сезгә ярдәм иттеләр: сез шарфларның озынлыкларын чагыштырырга, кайсы озынрак, кайсы кыскарак икәнен табарга өйрәндегез. Ә хәзер аюлар белән уйнап алыйк.
Динамик пауза. «Аю килә».
Аю килә, лап-лап, |
|
Аю килә, лап-лап, |
әкрен генә аю кебек атлап баралар |
Үләннәрне таптап. |
|
– Аю, алай итмә син, |
аюга бармак яныйлар, |
Безнең белән уйна син. |
аны уйнарга чакыралар |
Урыныңда тик торма, |
|
Тыпыр-тыпыр тыпырда. |
урыннарында тыпырдыйлар |
Аю бик арыган икән, |
|
Тәмләп йокыга киткән. |
чүгәлиләр, йоклыйлар |
– Аю, әйдә, тор инде, |
|
Тагын бер уйныйк инде. |
басып, кулларны чәбәклиләр. |
«Кәрзиндәге алмалар» уен ситуациясе.
Тәрбияче:
– Аю Әппәс энесе белән сезгә кәрзин алып килгәннәр. Әйдәгез, карыйк әле, нәрсәләр бар икән анда? (Алмалар) Кәрзиндә ничә алма? (Күп) Алмалар нинди төстә? (Яшел, кызыл, сары) Кәрзиндәге алмалар нинди зурлыкта? (Зур, кечкенә) Хәзер мин бер алма алам. Ничә алма алдым? (Бер) Балалар, ә хәзер һәрберегез кәрзиннән берәр алма алыгыз. Кәрим, син ничә алма алдың? (Бер) Нинди алма алдың? (Сары) Синең алмаң зурмы, кечкенәме? (Кечкенә) Карагыз әле, кәрзиндә ничә алма калган? (Берәү дә юк)
«Аюларга алмалар тутырырга ярдәм ит».
Тәрбияче:
– Ә хәзер һәрберегез кәрзингә алма салыгыз. Кәрзиндә ничә алма булды? (Күп) Берәү дә юк иде бит әле, ничек күп алма булды соң? Дөрес, кәрзингә барыгыз да берәр алма салгач, алмалар күп булды. Булдырдыгыз!