Түгәрәк. Түгәрәкләрне зурлыклары буенча чагыштыру. Төс
Информация
Бурычлар
Түгәрәкләрне, бер-берсе өстенә кую алымын кулланып, зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү.
«Зур», «кечкенә» төшенчәләрен ныгыту.
Төсләрне ныгыту (кызыл, сары, яшел).
Шөгыль барышы
«Сөмбеләдән хат».
Тәрбияче:
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана
Бу кайчак була?
Тәрбияче:
– Балалар, бу табышмак нәрсә турында? (Көз турында.)
Ишек шакыган тавыш.
Тәрбияче:
– Тыңлагыз әле, ишек шакыйлар.
Тәрбияче ишек артыннан хат алып керә.
Тәрбияче (укый):
– «Исәнмесез, балалар! Мин Сөмбелә – уңыш кызы булам. Уңыш кырларда, бакчаларда бик күп булды. Миңа сезнең ярдәмәгез кирәк. Түтәлләрдән яшелчәләр җыярга булышмассызмы икән?» Балалар, булышабызмы? (Әйе.)
Келәмдә яшелчә бакчасы. Тәрбияче бакчада нәрсәләр үскәнен карарга тәкъдим ясый. Балалар яшелчәләрнең исемнәрен әйтәләр.
Тәрбияче:
– Болар барысы да яшелчәләрме? Бакчада яшелчәләр күпме? (Күп)
Тәрбияче яшелчәләрне йөк машинасына җыярга тәкъдим ясый. Балалар һәрберсе, берәр яшелчә алып, йөк машинасына сала.
Тәрбияче:
– Син нинди яшелчә алдың? Син ничә яшелчә алдың? (Бер)
Балалар (чиратлап, машинага яшелчәләрне салалар һәм аңлаталар):
– Мин бер кыяр салдым (помидор, шалкан, кишер һ.б.).
Тәрбияче:
– Машинада хәзер яшелчәләр күпме? (Күп)
«Дөрес тәгәрмәчне сайла» уен ситуацияcе.
Тәрбияче:
–Хәзер машинаны карап чыгыйк әле. Бар җире дә төзекме икән? Балалар, машинаның тәгәрмәче ватылган, ул уңышны Сөмбеләгә алып кайтып җиткерә алмый. Машинаны төзәтер өчен тәгәрмәчне дөрес итеп сайларга кирәк.
Өстәл өстендә һәр балага зур һәм кечкенә түгәрәкләр әзерләнгән.
Тәрбияче:
– Балалар, безнең машинага нинди зурлыктагы тәгәрмәч кирәк?
Балалар:
– Кечкенә тәгәрмәчләр.
Балалар тәгәрмәчләрнең зурлыгын тикшерә. Бармаклар белән йөртеп чыга. Аларның зурлыкларын белү өчен, берсе өстенә икенчесен куеп, зурлыкларын тикшерү һәм кирәкле зурлыктагы тәгәрмәчне машинага куя.
Динамик пауза. «Түгәрәк».
Бергәләп басыйк әле, |
басып тору |
Түгәрәк ясыйк әле. |
түгәрәккә басу |
Менә нинди түгәрәк! |
түгәрәктә басып тору |
Бик кечкенә түгәрәк. |
кечкенә түгәрәк ясау |
Кулны кулга тотынып, |
түгәрәктә кулларны тотынып басу |
Артка таба барабыз, |
артка таба бару |
Менә нинди түгәрәк! |
түгәрәктә тору |
Биг(е)рәк зур түгәрәк! |
зур түгәрәк ясау |
Түгәрәктә йөрибез, |
түгәрәктә йөрү |
Тыпыр – тыпыр биибез. |
түгәрәктә тыпырдап бию. |
«Табышмак уйла» сүзле уены.
Балалар келәмдә түгәрәктә утыралар. Тәрбияче балаларга таныш берничә предметны уртага куя (туп, алма, помидор, шалкан...). Тәрбияче берәр уенчык турында табышмак әйтә, ә балалар сүз нәрсә турында барганлыгын әйтергә тиешләр.
Тәрбияче:
– Түгәрәк, кызыл, яхшы сикерә, аның белән уйнарга була. Бу нәрсә? (Туп)
Үзе кызыл төстә, түгәрәк, түтәлдә үсә торган яшелчә. (Помидор)
Эче кызыл, тышы яшел, тәрәзәсез, ишексез, үзе шардай, тәме балдай. (Карбыз)
Түгәрәк ул, ай түгел,
Сары, тик кояш тугел.
Тәмле, тик алма түгел,
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)
Тәрбияче барлык предметларга да табышмак уйлап әйтә, балалар җавабын бирә.
Хәрәкәтле уен. «Светофор утлары».
Тәрбияче кулында кызыл, сары, яшел түгәрәкләр. Балалар «руль»не әйләндереп, төркем буйлап йөриләр. Тәрбияче кызыл түгәрәкне күтәрә. «Тукта, машина! Тукта, мотор! Кызыл ут кабынды». Балалар туктый. Тәрбияче сары түгәрәкне күтәрә. «Сары ут яна, димәк, әзерләнергә кирәк». Балалар басып торалар. Тәрбияче яшел түгәрәкне күтәрә. «Безнең өчен яшел ут кабынды. Димәк, юл ачык!» Балалар йөгерәләр.