«Алсу һәм Айсылу балаларга кунакка килгән».

Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар! Бүген төркемгә кунаклар килде, аларның исемнәре Алсу һәм Айсылу.

Курчаклар: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Алсу! Минем исемем Айсылу. Безгә бик күңелсез, сезнең янга кереп уйнарга булдык. Бергә уйныйбызмы?

Тәрбияче курчакларның «Тылсымлы тартма» алып килүләрен әйтә һәм уенчыкларны берәм-берәм чыгарып, аларның исемнәрен сорый.

Тәрбияче:

– Ничә пирамида? (Бер). Ничә машина? (Күп) Ничә туп? (Күп) Ә кайсы уенчык бер генә? (Җавапларын тулыландыру, кабатлату).

«Тылсымлы тартма»

Тәрбияче «Тылсымлы тартмадан» фланелеграфка түгәрәкләр куя.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә?

Балалар:

– Түгәрәк.

Тәрбияче:

–Түгәрәк икәнлеген ничек белдегез?

Балалар:

– Ул тәгәри. (Аны тәгәрәтеп була).

Тәрбияче (түгәрәкнең контуры буенча бармаклары белән йөртергә куша):

– Балалар, түгәрәкнең почмаклары бармы? (Юк.) Түгәрәкләр нинди төстә? Зурмы, кечкенәме?

Балалар тәрбияче белән фланелеграфта түгәрәкләрне зурлыклары һәм төсләре буенча төркемнәргә бүлеп күрсәтәләр.

Динамик пауза

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

«Гәүдә өлешләре» сүзле уены. 

Башкай – кояшкай,

сыйпыйлар

Борыным – борынчыгым,

борын очына басалар

Тешләрем – кискечләрем,

әкрен генә теш шакылдаталар

Колагым – яфрагым,

әкрен генә колакларын ышкыйлар

Җилкәләр – чикерткәләр,

җилкәләрен күтәрәләр һәм төшерәләр

Кулларым – тоткычларым,

тоту хәрәкәтләре ясыйлар

Бармаклар – кармаклар,

бармакларын селкетәләр

Тезләр – җитезләр,

тезләрен бөгәләр

Аяклар – тиктормаслар.

тыпырдыйлар.

«Кунакларга келәм бизибез» уен ситуациясе.

Тәрбияче:

– Без курчакларыбызга матур келәмнәр бизәп күрсәтербез. Келәмнәрне нәрсә белән бизәрбез? (Түгәрәкләр). Түгәрәкләр нинди төсләрдә? (Кызыл, яшел). Алар бер төрлеме, әллә төрле-төрлеме? (Төрле-төрле – зур, кечкенә). Зур түгәрәкләрне кая куябыз? Кечкенә түгәрәкләрне кая куябыз? (Уртага, кырыйга). Кечкенә түгәрәкләр нинди төстә? (Кызыл).

Балаларның мөстәкыйль эшләре.