«Татар курчагы Әминә кунакка килә».

Балалар түгәрәк ясап басалар.

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Кемдер ишек шакый. Тәрбияче кунакка Әминә исемле курчак килүен һәм аның кулында матур кәрзине булуын хәбәр итә.

Курчак тәрбияче:

– Әминәнең кәрзинендә нәрсәләр бар икән? (Кечкенә туплар.) Балалар, Әминәнең кәрзинендәге туплар нинди төстә? (Кызыл.) Әминәнең кәрзинендә туплар күпме яки азмы? (Күп.)

Курчак:

– Балалар, минем сезнең белән уйныйсым килә. Мин кәрзиндәге тупларны идәнгә таратам. Сезнең белән туп җыю уенын уйнап алыйк.

Тәрбияче (тупларны идәнгә таратып):

– Әминәнең кәрзинендә хәзер ничә туп бар?

Балалар:

– Берәү дә юк.

Тәрбияче:

– Әйтегез әле, балалар, кәрзиндә туплар күп булсын өчен, нишләргә?

Балалар:

– Тупларны җыярга, кәрзингә салырга.

Тәрбияче:

– Син ничә туп салдың? Кәрзиндә ничә туп булды?

«Югалган уенчыклар» уен ситуациясе.

Тәрбияче:

– Балалар, менә бу Әминәнең дуслары: аю, куян, песи, тычкан.

Тәрбияче бер уенчыкны яшерә. Балалар кайсы уенчык югалганын әйтеп бирәләр. Һәр уенчыкның санын сорый.

Тәрбияче:

– Ничә аю? Ничә куян?

Динамик пауза:

Минем тубым бигрәк җитез,

Матур итеп сикерә.

сикерәләр

Әгәр тотып өлгермәсәң,

Әллә кая йөгерә.

түгәрәктә йөгерәләр

«Төймәне җый» уены.

Тәрбияче балалардан Әминәгә муенсаны җыярга ярдәм итүләрен сорый. Сары бауга сары агач төймәләрне, кызыл бауга – кызыл төймәләрне җыярга кирәк. Тәрбияче биремне үтәү барышында сораулар бирә.

Тәрбияче:

– Син нинди төймәләрне җыясың? Алар күпме яки азмы? Алар зурмы, кечкенәме?

«Әминәгә бүләк».

Тәрбияче матур итеп киселгән милли бизәкне кәгазьгә ябыштырып, Әминәгә бүләк итәргә тәкъдим итә (Ябыштыру).