Оештыру өлеше.

Түгәрәккә җыелдык,

кулга-кул тотынып, түгәрәккә басалар

Кулга-кул тотындык.

түгәрәктә йөриләр

Син минем якын дустым,

Мин синең якын дустың,

Бер-беребезгә елмайдык.

янәшәдә торган иптәшләренә елмаялар.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә Биккуркак исемле куян кунакка килгән. Әйдәгез, аның белән исәнләшик! Исәнме, куянкай! (Биккуркак елый.) Ни булды сиңа? Сине кем куркытты? Ник елыйсың?

Биккуркак:

– Мин, туплар белән кәрзин тотып, урман буйлап кайтып килә идем. Егылдым да, кәрзинемдәге тупларымны югалттым.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, куянга ярдәм итик. Аңа туплар бүләк итик. Балалар, Биккуркакның кәрзинендә ничә туп? ( Туплар юк.) Әйдәгез, аның кәрзиненә бүләк иткән тупларны салыйк. Хәзер кәрзиндә туплар ничә? (Күп.) Бездә кунакта ничә куян? (Бер.) Булдырдыгыз, балалар!

«Күп – аз» дидактик уены.

Тәрбияче өстәл өстендә яткан кечкенә уенчыкларның кайсылары күп, кайсылары аз икәнен төркемләп әйтергә тәкъдим итә. Балалар төркемләп әйтәләр. (Кишерләр күп, алмалар аз, бер гөмбә.)

Динамик пауза

Ак куянкай утыра,

утыралар

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

кулларын баш өстенә куеп, селкетәләр

Ак куянкай туңа,

Тәпиләрен җылыта.

куллары белән кул аркаларын сыйпыйлар

Менә шулай, менә шулай

тыпырдыйлар.

Тәпиләрен җылыта.

«Тупларны төсле тартмаларга сал» уены.

Тәрбияче балаларга Биккуркакның кәрзинендәге тупларны төсләре буенча аерып,төсле тартмаларга салырга тәкъдим итә: кызыл тупларны – кызыл тартмага, зәңгәр тупларны – зәңгәр тартмага, сары тупларны – сары тартмага. Тәрбияче, биремне үтәү барышында, тупларның саны һәм төсләре турында сораулар бирә.

Тәрбияче:

– Тартмага нинди тупны салдың? Тартмада туплар күпме, азмы?

Түгәрәк уены.

Түгәрәктә куян белән җырлап әйләнү. Куян белән саубуллашу.