Математика иленә сәяхәт
Информация
Бурычлар
Шар һәм шакмакны танып аерырга һәм атарга өйрәтүне дәвам итү.
Сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
«Поездда сәяхәт итәбез».
Тәрбияче:
– Балалар, без бүген бик мавыктыргыч сәяхәткә китәбез. Әйдәгез, сез хәзер поезд булырсыз, мин сезнең машинистыгыз булырмын. Киттек! Чух-чух, чух-чух! Ә чын поезд ничек гүли?
Тәрбияче:
– Карагыз, балалар, без «Китапханә» тукталышына килеп җиттек. Ә монда нәрсәләр бар? (Балалар җаваплары.) Нинди китаплар? (Зур һәм кечкенә) Ә ничә зур китап? (Бер) Ә кечкенәләр? (Күп)
«Төзүчеләр тукталышы».
Алга таба киттек: чух-чух... «Төзүчеләр» тукталышы. Карагыз әле, монда нәрсә бар?
Балалар:
– Шакмаклар.
Тәрбияче:
– Шакмаклар нинди? (Зур, кечкенә) Ничә зур шакмак? (Бер) Ә кечкенәләр? (Күп) Кечкенә (зур) шакмаклар нинди төстә? Әйдәгез, төзүчеләргә кечкенә шакмаклардан өй төзергә ярдәм итик.
Эш барышында тәрбияче балаларга шакмакларның зурлыгы, төсләре турында сораулар бирә
«Курчакка өй төзибез» уен ситуациясе.
Тәрбияче өстәлгә зур һәм кечкенә шакмаклар куя.
Тәрбияче:
– Шакмак нинди төстә? (Яшел, кызыл, сары, зәңгәр) Ә шакмак тәгәриме? Ни өчен?
Балалар:
– Аның почмаклары бар.
Тәрбияче:
– Балалар, кайсы шакмаклар зур? Кечкенә шакмаклар кайда? Әйдәгез, өй төзибез.
Тәрбияче келәмдә зур шакмаклар, ә балалар кечкенә шакмаклар белән өй төзиләр. Ясап бетергәч, балалар барысы бергә өйләрне карыйлар.
Игътибар белән карагыз, кайсы өй зур? Кечкенәсен күрсәтегез. Бик дөрес. Зур өйне ясаганда, нинди төстәге шакмаклар кулландыгыз?
Балалар:
– Кызыл, яшел төстәге шакмакларны.
Тәрбияче:
– Кечкенә өйләрне ясаганда, нинди төстәге шакмакларны кулландыгыз? (Сары, зәңгәр)
Динамик пауза:
Матур сүзләр уйладык, |
атлыйлар |
|
Ял итәргә туктадык. |
туктыйлар |
|
Җилкәләрне турайттык, |
җилкәләрне сикертәләр, турайталар |
|
Тирән итеп суладык, |
борын белән сулыш алалар, авыз белән чыгаралар |
|
Башны як-якка бордык, |
башларын уңга-сулга боралар |
|
Чүгәләдек һәм тордык, |
чүгәлиләр, торалар |
|
Бер урында йөгердек, |
урында йөгерәләр |
|
Аннары соң сикердек. |
урында сикерәләр |
|
Сузылдык–киерелдек, |
аяк очына басып, кулларын өскә сузалар |
|
Югарыга үрелдек. |
||
Соңыннан, тынычланып, |
кул чабалар |
|
Шөгыльне дәвам иттек. |
«Гаражлар тукталышы».
Тәрбияче:
– Без сезнең белән гаражлар тукталышына килеп җиттек. Як-ягыгызга карагыз әле, нәрсәләр күрәсез?
Балалар:
– Машиналар.
Тәрбияче:
– Ничә машина? (Күп машина) Нинди машиналар? (Зур һәм кечкенә) Гараждагы йөк машиналары үзләренең юлларын дәвам итсеннәр өчен, безгә аларның арбаларына шарлар тутырырга кирәк: кечкенә машиналарга – кечкенә шарлар, зур машинага – зур шарлар.
Эш вакытында тәрбияче ачыклый торган сораулар бирергә мөмкин.
«Үз өеңне тап» хәрәкәтле уены.
Келәмнең ике ягында зур шар һәм шакмак ята. Балалар тартмалардан кечкенә шар яки шакмак сайлап, аларны атыйлар һәм музыкага хәрәкәтләнә башлыйлар. Көй беткәч, алар үз йортларын табарга тиеш: кулларында шар (шакмак) булган балалар келәмдәге зур шар (шакмак) янына йөгерәләр.