«Гөлчәчәк белән Нурсылу курчакка ярдәм кирәк».

Балалар келәмдә утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм. Нәрсә икән ул?

Минем белән уйныйлар,

Уйнап һич тә туймыйлар.

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, бәбкәм, дияләр.

Үсә төшкәч, балалар

Мине онытып калалар. (Курчак)

Тәрбияче:

– Бик дөрес, курчак. Менә безгә курчаклар кунак булып килгән. ( Зур һәм кечкенә курчакны күрсәтә.) Зур курчакның исеме – Гөлчәчәк. (Балалар кабатлыйлар – Гөлчәчәк.) Кечкенә курчакның исеме – Нурсылу. (Балалар кабатлыйлар – Нурсылу) (Ике курчакны бергә куеп.) Игътибар белән карагыз, кайсы курчак зур? Кечкенәсен күрсәтегез? Бик дөрес.

Тәрбияче:

– Балалар, Гөлчәчәк белән Нурсылу курчакка ярдәм кирәк. Аларның өйләре ватылган. Ярдәм итәбезме? Курчаклар нәрсә алып килгәннәр?

Балалар:

– Шакмаклар.

Тәрбияче:

– Балалар, өйне нәрсә белән ясап була?

Балалар:

– Шакмаклар белән.

«Курчакка өй төзибез» уен ситуациясе.

Тәрбияче (өстәлгә зур һәм кечкенә шакмаклар куя):

– Шакмак нинди төстә?

Балалар:

– Кызыл, зәңгәр, яшел, сары.

Тәрбияче:

– Ә шакмак тәгәриме? Ни өчен?

Балалар:

– Аңа почмаклары комачаулый.

Тәрбияче:

– Балалар, кайсы шакмаклар зур? Кечкенә шакмаклар кайда? Әйдәгез, өй төзибез.

Тәрбияче келәмдә зур шакмаклар, ә балалар кечкенә шакмаклар белән өй төзиләр. Өйләрне ясап бетергәч, балалар бергәләшеп карыйлар.

Тәрбияче:

– Игътибар белән карагыз, кайсы өй зур? Кечкенәсен күрсәтегез. Зур өйне нинди төстәге шакмаклар белән ясадыгыз?

Балалар:

– Кызыл, яшел төстәге шакмаклар белән.

Тәрбияче:

– Кечкенә өйләрне ясаганда, нинди төстәге шакмакларны кулландыгыз?

Балалар:

– Сары, зәңгәр.

Динамик пауза.

Менә минем уң кулым,

уң кулларын күрсәтәләр,

Менә минем сул кулым,

сул кулларын күрсәтәләр,

Менә идән, менә түшәм,

аска-өскә карыйлар,

Менә шулай зур үсәм.

аяк очларына күтәреләләр

«Курчакларны дөрес бишеккә сал».

Тәрбияче (балаларның игътибарын бишекләргә юнәлтә).

– Бишекләр бер төрлеме? Зур бишекне күрсәтегез. Кечкенәсен күрсәтегез. Зур курчакны кайсы бишеккә салабыз? Ә кечкенә бишеккә кайсы курчакны салабыз?

«Әлли-бәлли» уен ситуациясе.

Тәрбияче:

– Балалар, курчаклар бик арыганнар түгелме соң, аларны йоклатырга кирәк. Мин хәзер бишек җырын җырлыйм. Әйдәгез, курчакларны алабыз да аларны йоклатабыз. (Балалар тирбәтү хәрәкәтләре ясап, курчакларны йоклаталар).

Йокла, курчак.

Йокла, курчак, нәни курчак,

Йокласаң, ял итәрсең,

Әлли-бәлли итәрсең,

Таза булып, матур булып,

Курчагым, зур үсәрсең. ( Гыйльмия Таһирова)