«Мияубикә белән Акбай кунакка килә».

Балалар келәмдә утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунаклар килергә тиеш. Ә кем киләсен беләсегез киләме? Алайса, безгә табышмаклар чишәргә кирәк булыр.

Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)

Мыеклы да койрыклы,

Мендәр өстендә йоклый.

Балалар:

– Песи.

Тәрбияче:

– Димәк, безгә кемнәр килә икән?

Балалар:

– Песи белән эт килә.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, безгә Мияубикә белән Акбай кунак булып килгән. Алар нәрсә алып килгән?

Балалар:

– Шарлар һәм шакмаклар.

Тәрбияче:

– Мияубикәнең бары тик шарлар белән уйныйсы килә, ә Акбай шакмаклар белән уйнарга тели. Ләкин Акбай да, Мияубикә дә шарны шакмактан аера белмиләр. Әйдәгез, аларга булышыйк (Тәрбияче йөк машинасыннан шар белән шакмакны балаларга алып күрсәтә). Балалар, бу нәрсә?

Балалар:

– Бу – шар.

Тәрбияче:

– Шар нинди төстә?

Балалар:

– Шар кызыл төстә.

Тәрбияче:

– Шарны тәгәрәтеп буламы?

Балалар:

– Шарны тәгәрәтеп була.

Тәрбияче:

– Дөрес. Ә бу нәрсә?

Балалар:

– Бу шакмак.

Тәрбияче:

– Шакмак нинди төстә?

Балалар:

– Шакмак яшел төстә.

Тәрбияче:

– Ә шакмак тәгәриме? Ни өчен?

Балалар:

– Аның почмаклары бар, ул тәгәрәми.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар.

Тәрбияче:

– Йөк машинасында ничә фигура ята?

Балалар:

– Машинада күп фигура ята.

«Серле капчык» уен ситуациясе.

Тәрбияче бер баланы чакырып алып, аңа капчыктан бер фигура (шар, шакмак) алырга тәкъдим итә. Бала аның нәрсә икәнен әйтеп бирергә тиеш.

Динамик пауза

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

түгәрәк ясап басалар

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

ике куллары белән үз-үзләрен кочалар

Татулашыйк, дуслашыйк,

бер-берсен кочаклыйлар.

Шөгылебезне дәвам итик.

Тәрбияче балалардан шарлар һәм шакмакларны тартмаларга тутырырга ярдәм итүләрен сорый: шарларны кызыл тартмага, ә шакмакларны яшел тартмага салырга кирәк. Тәрбияче биремне үтәү барышында сораулар бирә: «Тартмага нәрсә салдың? Ничә шар (шакмак)? Алар бер төстәме? Шарлар һәм шакмаклар тагын нәрсәләре белән аерылалар?»

Балалар:

– Шар зур, шакмак кечкенә.

«Нәрсәгә охшаган?» туплы уены.

Тәрбияче һәм балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче тупны бер балага ыргыта, бала тупны кире ыргыта һәм шарга охшаган предметны атый. Уен шакмакка охшаган предметларны атау белән кабатлана.