Шар
Информация
Бурычлар
Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләвен, кызыксынучанлыкларын, сенсорик сәләтен һәм кул моторикасын үстерү.
Үзара ярдәм, яшьтәшләре коллективында эшли белү, төгәллек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
«Йомры икмәк пешерәбез».
Балалар өстәл артында утыралар. Һәркемнең өстәлендә сары яки ак төстәге пластилин, такта.
Тәрбияче балаларга «Йомры икмәк» әкиятен искә төшерергә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Бу әкият нәрсә турында? Нәрсә белән бетә? Әби белән бабайга ничек ярдәм итәргә?
Тәрбияче:
– Әйдәгез, әби белән бабайга башка икмәк пешерик.
Балалар шарлар әвәлиләр.
«Йомры икмәк тәгәри алырмы?» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Нинди матур йомры икмәкләр килеп чыкты. Йомры икмәк шарга охшаган. Алар әкияттәге йомры икмәк кебек тәгәри алалармы?
Балалар шарны тәгәрәтеп күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Әйтегез әле, ни өчен шар тәгәри? (Чөнки ул түгәрәк). Ә аның шакмакныкы кебек почмаклары бармы? Димәк, шарның нәрсәсе юк? Сезнең шарлар нинди? Ә минем шар нинди?
Балалар:
– Безнең шарлар кечкенә, ә бу шар зур.
Физкультминут.
Бергәләшеп басабыз, |
|
Сәяхәткә барабыз. |
|
Без атлап та барабыз, |
атлап баралар |
Йөгереп тә барабыз, |
йөгерәләр |
Арып китcәк, без туктап, |
туктыйлар, бер урында тыпырдыйлар. |
Аякларны язабыз. |
«Шар нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, өстән шарга карагыз. Ул нәрсәгә охшаган?
Балалар:
– Түгәрәккә.
Тәрбияче:
– Сезнең подносларда төрле фигуралар. Шарның нәрсәгә охшаганын табыгыз һәм күрсәтегез.
Балалар туп, алма, әфлисун, китап, стакан, шакмак, конфет тартмасы яткан икенче өстәл янына киләләр. Тәрбияче шар формасындагы предметларны табарга тәкъдим итә.
«Төсле шарлар».
Балалар келәмгә утыра. Аларның һәрберсе алдында ике зурлыктагы төрле төстәге шарлар (мәсәлән, кызыл һәм яшел).
Тәрбияче:
– Зур кызыл шарны уң кулыгызга алыгыз. Һәрберегез ничә шар алды? Ике булсын өчен тагын күпме алырга кирәк? Кечкенә яшел шарны сул кулга алыгыз. Зур шар кайсы кулда? Кечкенә шар кайсы кулда? Уң кулда нинди шар? Сул кулда нинди шар? (Балаларның күмәк һәм индивидуаль җаваплары)