«Санагыз» дидактик уены.

Тәрбияче балаларга биремнәрне үтәргә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Карточканың өске буена 9 саныннан бер өчпочмакка күбрәк өчпочмак санап куябыз. Сез ничә өчпочмак санап куйдыгыз?

Балалар:

– 10 өчпочмак.

Тәрбияче:

– Нигә сез 10 өчпочмак санап куйдыгыз?

Тәрбияче:

– Чөнки ун тугыздан бергә күбрәк.

Тәрбияче:

– Карточканың аскы буена 10 саныннан бер квадратка азрак өчпочмак санап куегыз. Сез ничә квадрат санап куйдыгыз? Нигә сез 9 квадрат санап куйдыгыз?

Балалар:

– Чөнки 9 саны 10 саныннан бергә кимрәк.

Тәрбияче:

– Бу өчпочмаклар (квадратлар) санын нинди саннар белән билгеләргә мөмкин?

Балалар:

– 9 һәм 10.

Тәрбияче:

– Кайсы сан зуррак: унмы, тугызмы?

Балалар:

– Ун зуррак.

Тәрбияче:

– Кайсы сан кечерәк: тугызмы яки унмы?

Балалар:

– Тугыз кечкенәрәк.

Тәрбияче:

–Тугыз саны ун саныннан күпмегә кимрәк?

Балалар:

– Бергә кимрәк.

Тәрбияче:

– Бу саннарны ничек тигезләргә?

Балалар:

– Тугыз янына берне өстәргә яки ун яныннан берне алырга.

Балалар саннарны үзләре сайлаган ысул белән тигезлиләр һәм үз эшләрен аңлаталар. Шул ук вакытта берничә бала бу эшне фланелеграфта башкара.

«Күршеләрен табыгыз» дидактик уены.

Тәрбияче:

– Балалар, магнитлы тактада өч тәрәзәле карточка эленгән. Аның урта тәрәзәсендә, мәсәлән, биш түгәрәк төшерелгән.

Тәрбияче балаларга магнитлы тактага эленгән карточкада уен кагыйдәләрен аңлата.

Тәрбияче:

– Һәр санның ике күршесе бар: бер күршесе аннан бергә кечерәк, ә икенче күршесе бергә зуррак булырга тиеш. Балалар, 5 санының күршеләре нинди саннар була?

Балалар:

– 4 һәм 6 саны.

Тәрбияче тиешле санау карточкаларын күрсәтә (4 түгәрәкле һәм 6 түгәрәкле) һәм буш тәрәзәләрне яба. Эш өстәлдәге карточкаларда мөстәкыйль рәвештә дәвам иттерелә.

Тәрбияче:

– Сезнең өстәлләрегездә 2 дән 9 га кадәр түгәрәкләр төшерелгән санау карточкалары һәм өч тәрәзәле карточкалар ята. Карточкаларның урта тәрәзәсендә 2 дән алып 9 га кадәр түгәрәкләр төшерелгән. Урта тәрәзәдәге түгәрәкләр саны һәркемдә төрле. Шушы санның күршеләрен санау карточкаларыгыз ярдәмендә күрсәтегез.

Балалар тәрбияче сигналы буенча биремне үтиләр һәм үз гамәлләрен нигезлиләр. Уен, карточкаларны алмашып, 3–4 тапкыр кабатлана.

Динамик пауза. «Ял итеп алыйк».

Без әле бераз арыдык,

урында атлыйлар

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

башларын алга ияләр

Ә аннары – артка.

башларын артка ияләр

Уңга, сулга борабыз,

уңга, сулга боралар

Аннан карап торабыз.

Җилкәләрне сикертәбез,

җилкәләрне сикертәләр

Кулларны биетәбез,

кулларны селкиләр

Бер алга, бер артка сузып,

кулларны алга-артка сузалар

Күңелле ял итәбез.

Сикерешәләр.

«Өлешләрдән бөтен фигура төзе» дидактик уены.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең һәрберегезнең конвертында геометрик фигураның икедән бер (дүрттән бер) өлеше бар. Хәзер сандыктан фигураның югалган өлешләрен сайлап, бербөтен геометрик фигура төзербез.

Биремне үтәгәннән соң, балалар нинди фигуралар ясаганнарын һәм ул фигураларның ничә өлештән торганнарын билгелиләр.

Тәрбияче:

– Сезнең фигураның һәр өлеше ничек атала ?

Балалар:

– Икедән бер (дүрттән бер) өлеш дип атала.

Тәрбияче:

– Нәрсә зуррак: бөтенме яки икедән бер (дүрттән бер) өлешме?

Балалар:

– Бөтен зуррак.

Тәрбияче:

– Нәрсә кечерәк: икедән бер (дүрттән бер) өлешме яки бөтенме?

Балалар:

– Икедән бер (дүрттән бер) бөтеннән кечерәк.

«Дөрес билгелә» уен күнегүе.

Балалар ярым түгәрәккә басканнар. Тәрбияче бер балага сорау бирә һәм туп ыргыта, ә бала сорауга җавап биреп, тупны тәрбиячегә кире ыргыта.

Тәрбияче:

– Нәрсә биегрәк: балалар бакчасы бинасымы яки каен агачымы?

Балалар:

– Каен агачы биегрәк.

Тәрбияче:

– Нәрсә тәбәнәгрәк: безнең участоктагы сирень куакларымы яки миләш агачымы? һ. б.

Балалар:

– Сирень куаклары тәбәнәгрәк.