«Тере атна» уены.

Тәрбияче такта янына җиде баланы чакыра һәм аларга 1 дән алып 7 гә кадәр түгәрәкләр ясалган төрле төстәге карточкаларны алырга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Балалар, ак түгәрәк – дүшәмбе, сары түгәрәк – сишәмбе, зәңгәр түгәрәк – чәршәмбе, коңгырт түгәрәк – пәнҗешәмбе, яшел түгәрәк – җомга, кызыл түгәрәк – шимбә, кызгылт-сары түгәрәк – якшәмбе була. Ә хәзер без сезнең белән музыка барышында төрле хәрәкәтләр башкарабыз. Музыка тәмамлангач, бер рәткә тезелеп, атна ясыйбыз.

Беренче урында бер түгәрәк ясалган ак карточкалы бала (дүшәмбе), икенче урынга ике түгәрәк төшерелгән сары карточкалы бала (сишәмбе) һ.б. баса. Уен катнашучыларны үзгәртү белән 2–3 тапкыр кабатлана.

«Кем китте?» дидактик уены.

Ун бала чыгып, бер рәткә тезелә. Калганнары аларны тәртип буеча саныйлар, тезелү эзлеклелеген (кемнең кайсы урында торуын) хәтерләрендә калдыралар һәм күзләрен йомалар. Бу вакытта басып торучыларның берсе китә. Балалар күзләрен ача һәм кем киткәнен һәм китүченең ничәнче урында басып торганын билгелиләр. Уен катнашучы балаларны үзгәртү белән 2–3 тапкыр кабатлана.

Динамик пауза:

Утырып инде арыдык,

уртада төрле хәрәкәтләр ясыйлар

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп

кулларын билгә куеп, башларын чайкыйлар

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга,

кулларын билгә куялар, өскә-янга күтәрәләр

Утырып-торып алыйк.

чүгәлиләр, басалар

Кушаяклап сикерик тә,

кушаяклап сикерәләр

Урыныбызга утырыйк.

утыралар

«Белмәмешкә әйберләрен табарга булышыйк» уен күнегүе.

Фланелеграфта таныш түгел бүлмә макеты (уенчык өй җиһазлары кулланырга мөмкин).

Белмәмешнең әйберләре бүлмәнең төрле урыннарына куелган: эшләпәсе шкаф янында, бер итеге урындык янында, карават артында – икенчесе һ. б.

Тәрбияче:

– Балалар, Белмәмеш кунакка бара, ләкин әйберләрен таба алмый. Аңа ярдәм итәбезме? (Әйе).

Балалар һәрбер әйбернең урынын атыйлар.

Балалар:

– Белмәмешнең эшләпәсе шкаф янында ята.

Балалар:

– Бер итеге урындык янында ята һ.б.

Белмәмеш ярдәм иткәннәре өчен балаларга рәхмәт әйтә.

«Курчак өчен уенчыклар җыю» уен күнегүләре.

Өстәлдә 3 куб һәм 3 пирамида куелган.

Тәрбияче:

– Балалар, безгә курчак кунакка килгән. Аның белән уйнап алыйк әле. Минем өстәлемдә ничә куб? Ничә пирамида? Пирамида һәм кублар саны турында нәрсә әйтеп була?

Балалар:

– Өстәлдә 3 куб, 3 пирамида.

Тәрбияче кубларны һәм пирамидаларны бергә куя.

Тәрбияче:

– Курчакның барлыгы ничә уенчыгы булды?

Балалар:

– Курчакның барлыгы алты уенчыгы бар.

Тәрбияче:

– Ничә пирамидасы бар?

Балалар:

– 3 пирамидасы бар.

Тәрбияче:

– Нәрсәләре күбрәк: уенчыкларымы, пирамидаларымы?

Балалар:

– Уенчыклары күбрәк.

Тәрбияче:

– Ничә кубы бар?

Балалар:

– 3 кубы бар.

Тәрбияче:

– Нәрсәләре азрак: кубларымы әллә уенчыкларымы?

Балалар:

– Кублары азрак.

Тәрбияче:

– Димәк, уенчыклар төркеме пирамида яисә кублар төркеменнән күбрәк.

Уенчыклар төркеменең өлешләре күрсәтелә. Уенчыклар төркеме үзенең өлешләреннән (кублар, пирамидалар төркеменнән) зуррак.

Тәрбияче:

– Балалар, курчак аю белән уйнарга тели. Аларга уенчыкларны тигез итеп бүлеп бирергә кирәк.

Төрле тигезләү вариантлары карала. Биремне үтәүнең дөреслеге санау нигезендә тикшерелә.