Күплек һәм аның өлешләре.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Фигураларны санагыз» уен күнегүе.
Фланелеграфка бер үк төстәге 5 түгәрәк ябыштырылган. Балалар аларның санын билгели һәм түгәрәкләрне кире тәртиптә саныйлар (5 тән 1 гә кадәр).
Тәрбияче:
– Без биштән бергә кадәр кирегә санаганда, нәрсә эшләдек?
Балалар:
– Бер түгәрәккә киметә барып санадык.
Таратма материаллар белән эшләү.
Тәрбияче бер үк төстәге квадратлар белән шундый ук эшне башкарырга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Балалар, квадратларны санагыз, аннан соң, берәр квадратны ала барып, кире тәртиптә биштән бергә кадәр санагыз.
Балалар:
– Биш, дүрт, өч, ике, бер.
Динамик пауза:
Тәрбияче:
– Ә хәзер бармаклар өчен гимнастика ясыйбыз. Барыбыз да бастык.
Уң кулыбызны табыйк, |
уң кулны күрсәтәләр |
Әйдәгез санап карыйк. |
|
Башлыйк чәнтидән, иң кечтекидән. |
чәнти бармакларын бөгәләр |
Чәнти була бер, атсыз – ике. |
бармакларын берәм-берәм бөклиләр |
Урта бармак – өч, |
|
Имән бармак – дүрт, |
|
Бишенчесе – баш бармак, |
|
Әнә нинди зур тармак. |
кулларының бармакларын ачып күрсәтәләр |
Менә биш күпме була. |
|
Бөкләгәч йодрык була. |
кулларын йодрыклыйлар |
Сул кул белән дә шундый ук күнегүләр эшлиләр.
Өстәл артына утыралар.
«Төзелеш материалын кем тизрәк таратыр?» уены.
Тәрбияче:
– Балалар, беренче-икенче дип санап, ике командага бүленәбез. Беренче команда кәрзиндәге барлык яссы фигураларны таба һәм бүтән кәрзингә күчерә, икенчесе – барлык күләмле фигураларны таба һәм аларның исемнәрен әйтә.
Биремне тикшерү процессында балалар фигураларны күрсәтәләр һәм фигураларның исемнәрен атыйлар.
«Өлешләрдән бербөтен фигура төзе» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Балалар, сезнең конвертыгызда геометрик фигураның икедән бер (дүрттән бер) өлеше бар. Сандыктан фигураның югалган өлешен сайлап, бербөтен геометрик фигура төзибез.
Биремне үтәгәннән соң, балалар нинди фигура ясаганнарын һәм ул фигураларның ничә өлештән торганын билгелиләр.
Тәрбияче:
– Сезнең фигураның һәр өлеше ничек атала?
Балалар:
– Икедән бер (дүрттән бер) өлеш дип атала.
Тәрбияче:
– Нәрсә зуррак: бөтенме яки икедән бер (дүрттән бер) өлешме?
Балалар:
– Бөтен зуррак.
Тәрбияче:
– Нәрсә кечерәк: икедән бер (дүрттән бер) өлешме яки бөтенме?
Балалар:
– Икедән бер (дүрттән бер) кечерәк.
«Курчак өчен уенчыклар җыю» уен күнегүләре.
Тәрбияче өстәлгә өч төркем уенчык куя (3 куб, 3 пирамида, 3 машина)
Тәрбияче:
– Балалар, безгә кунакка курчак килгән. Аның белән уйнап алыйк. Ничә шакмак? (Өч). Ничә пирамида? (Өч). Ничә машина? (Өч). Пирамида, куб һәм машиналар саны турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Кублар, пирамида, машиналар бертигез – өчәр.
Тәрбияче кубларны пирамида һәм машиналар белән бергә куя.
Тәрбияче:
– Курчакның ничә уенчыгы бар?
Балалар:
– Тугыз уенчыгы бар.
Тәрбияче:
– Дөрес, тугыз уенчык. Ничә пирамида?
Балалар:
– Өч пирамида.
Тәрбияче:
– Нәрсә күбрәк: тугыз уенчыкмы яки өч пирамидамы?
Балалар:
– Тугыз уенчык күбрәк.
Тәрбияче:
– Нәрсә кимрәк: өч пирамидамы яки тугыз уенчыкмы?
Балалар:
– Өч пирамида кимрәк.
Тәрбияче:
– Уенчыклар төркеме үзенең өлешләре – пирамида һәм кублар төркеменнән зуррак (күрсәтә).
Тәрбияче курчакка аю һәм куян белән уйнарга, ә балаларга уенчыкларны аларга тигез итеп бүлергә тәкъдим итә. Бирем үтәүнең дөреслеге санау ярдәмендә тикшерелә.