«Гөмбәләрне санагыз» уен күнегүе.

Тәрбияче өстәлендә гөмбә муляжлары: 1 ак гөмбә һәм 2 усак гөмбәсе. Тәрбияче балалардан гөмбәләрнең исемнәрен һәм ашарга ярыймы-юкмы икәнлеген ачыклый.

Тәрбияче:

– Ничә ак гөмбә? (Бер). Гөмбә санын (микъдарын) нинди цифр белән билгеләргә мөмкин?

Тәрбияче 1 санын күрсәткән карточканы күрсәтә, аны ак гөмбә янына куя.

Тәрбияче:

– 1 цифры нәрсәгә охшаган? Үзегездә 1 цифрлы карточканы табыгыз һәм аны бармак белән йөртеп чыгыгыз. 1 цифры бер микъдар санын күрсәтә.

Шулай ук тәрбияче балаларны 2 санының цифры белән таныштыра.

«Шул ук сандагы әйберләрне табыгыз» уен күнегүе.

Тәрбияче чиратлаштырып 1 һәм 2 цифрларын күрсәтә. Балалар төркем бүлмәсендә шул ук сандагы әйберләрне табалар һәм ни өчен сайлауларын аңлатып бирәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар белән төркемдәге предметларны карагыз һәм күрсәтелгән сан күләмендә булган предметларны атагыз.

Балалар:

– Бер сәгать, ике ваза, ике картина.

Тәрбияче 1 (2) цифры белән бер (ике) микъдар санын күрсәтергә мөмкин булуын аңлата. Тәрбияче предметлар санын атый, балалар тиешле цифрны күрсәтәләр.

Динамик пауза:

Куян күзен ачуы,

торып басалар

Төпкә менеп басуы.

сикерәләр

Бер-ике-өч, утыра,

утыралар

Бер-ике-өч, ул тора.

басалар

Алан тулы төп тә төп,

сикерешәләр

Сикерәләр дөп тә дөп.

Кинәт читкә тартыла

янга таба сикерәләр

Һәм урынына утыра.

чүгәлиләр

«Геометрик фигураларны санагыз» уен күнегүе.

Фланелеграфта бер үк төстәге 10 өчпочмак. Балалар аларның микъдарын билгели.

Тәрбияче:

– Балалар, әгәр без бер өчпочмакны алып куйсак, ничә өчпочмак калачак?

Балалар:

– Тугыз өчпочмак кала.

Балалар тәрбияче белән бергә өчпочмакларны 10 нан 1 гә кадәр кире тәртиптә саныйлар.

Тәрбияче:

– Уннан бергә кадәр санаганда, без нәрсә эшләдек?

Балалар:

– Берәр өчпочмакны ала бардык.

Таратма материаллар белән эш.

Тәрбияче шундый ук эшне балаларның өстәлләрендәге ун турыпочмаклык ярдәмендә башкарырга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер без сезнең белән турыпочмаклыкларны саныйбыз. Берәм-берәм алып куя барып, күпме турыпочмаклык калганын билгелибез.

Балалар:

– Ун, тугыз, сигез, җиде, алты, биш, дүрт, өч, ике, бер.

«Истә калдыр һәм башкар» дидактик уены (ишетү диктанты).

Балаларда кәгазьләр һәм төсле карандашлар. Тәрбияче кәгазь бите якларының һәм почмакларының исемен ачыклый.

Тәрбияче:

– Балалар, кәгазь битенең өске ягы буйлап кызыл карандаш белән туры сызык сызыгыз (аскы ягы буйлап – яшел төстәге карандаш, сул як буйлап – зәңгәр төстәге карандаш, уң як буйлап – сары төстәге карандаш белән); өске сул почмакта кызыл төстәге карандаш белән түгәрәк рәсемен ясагыз (аскы сул почмакка – зәңгәр төстәге карандаш, өске уң почмакка – сары төстәге карандаш, аскы уң почмакка яшел төстәге карандаш белән); кызыл төстәге карандаш белән кәгазь битенең уртасына нокта куегыз.

Балалар биремне дөрес үтәүләрен тәрбияче үрнәге буенча тикшерәләр.

Тәрбияче балаларның кайда нәрсә ясауларын ачыклый.