«Авазларны санагыз (әйберләрне, хәрәкәтләрне)» уен күнегүе

Балалар алдында 1, 2, 3 цифрлары язылган карточкалар.

Тәрбияче:

– Балалар, 1 цифры язылган карточканы табыгыз һәм аны алыгызга куегыз. Берле цифры белән нинди микъдар санын билгеләп була? Безнең төркем бүлмәсендә берлек санда нәрсәләр бар?

Балалар:

– Бер сәгать, бер такта, бер шкаф һ.б.

Тәрбияче:

– Балалар, 2 цифры язылган карточканы табыгыз һәм аны 1 цифры янына куегыз. 2 цифры нинди микъдар санын аңлата? Кешенең нинди гәүдә әгъзалары икешәр?

Балалар:

– Ике күз, ике колак һ.б.

Тәрбияче өч предмет сурәтләнгән карточканы күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, рәсемле карточканы игътибар белән карагыз һәм анда ничә әйбер сурәтләнгәнен әйтегез.

Аннары ул 3 фигуралы карточканы күрсәтә һәм 3 цифрының 3 микъдар санын күрсәтүен аңлата.

Тәрбияче:

– 3 цифры нәрсәгә охшаган? Алдыгыздагы карточкалар арасыннан 3 цифры язылган карточканы эзләп табыгыз һәм аны бармагыгыз белән йөртеп чыгыгыз. Хәзер 2 цифры янына 3 цифрын куегыз һәм саннарны рәттән әйтеп чыгыгыз.

Балалар:

– Өчле цифры еланга, күбәләк канатына, мыекка охшаган.

Аннары тәрбияче балаларга уйнарга тәкъдим итә: «Ишетелгән авазларны (күргән хәрәкәтләрне, карточкадагы әйберләрне) санагыз һәм тиешле цифрларны күрсәтегез. Тәрбияче балаларның авазлар (предметлар, хәрәкәтләр) санын (микъдарын) ни өчен нәкъ шул цифр белән билгеләгәннәрен ачыклый.

«Бирелгән сан алдындагы һәм артындагы санны әйтегез» уен күнегүе

Һәр баланың 10 га кадәр (1 ... 5, 6, 7 ... 10) түгәрәк сурәтләнгән бер карточкасы (1 нче рәсем) һәм 1 дән алып 10 га кадәр түгәрәкләр сурәтләнгән 10 карточкасы бар.

1 нче рәсем

Тәрбияче:

– Балалар, һәр санның ике күршесе бар: кечесе – бергә кимрәк, бирелгән санның алдында тора һәм алдагы сан дип атала; зуррагы аннан соң тора һәм киләсе (арттагы) сан дип атала. Карточкаларыгыздагы саннарны карагыз һәм шул саннарның күршеләрен әйтегез (1 нче рәсем).

Балалар карточкада сурәтләнгән түгәрәкләр санының алдындагы һәм артындагы саннарын билгелиләр һәм буш квадратларны тиешле сандагы түгәрәкләр төшерелгән карточкалар белән каплыйлар.

Биремне үтәгәннән соң, балалар карточкада күрсәтелгән саннан алдагы (аннан соңгы) сан нинди булуын һәм ни өчен бу саннарның күрше дип аталганын аңлаталар.

Динамик пауза:

Бергәләшеп без басыйк,

атлап йөриләр

Бик зур түгәрәк ясыйк.

түгәрәк ясап басалар

Татулашыйк, дуслашыйк,

бер-берсен кочаклыйлар

Кояшның җылы нурыннан

кулларын күтәрәләр

Йөрәкләргә көч алыйк.

кулларын күкрәкләренә куялар.

«Тасмаларның озынлыгы һәм киңлеге турында сөйләгез» уен күнегүе.

Балаларда төрле озынлыктагы, киңлектәге һәм төрле төстәге 10 кәгазь тасма. Тәрбияче балалар белән бергә алар арасындагы аерманы ачыклый һәм биремнәр бирә.

Тәрбияче:

– Балалар, тасмаларны иң озыныннан башлап иң кыскасына кадәр тезегез һәм аларның һәрберсенең озынлыгын әйтегез. (2 нче рәсем).

Янәшә яткан кызыл һәм коңгырт тасмаларның озынлыгы турында нәрсә әйтә аласыз?

2 нче рәсем

Балалар:

– Кызыл тасма коңгырт тасмадан озынрак.

Тәрбияче:

– Янәшә яткан коңгырт һәм яшел тасмаларның озынлыгы турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар:

– Коңгырт тасма яшел тасмадан озынрак.

Тәрбияче:

– Коңгырт тасма кызылга караганда кыскарак, ләкин яшелдән озынрак.

Тәрбияче:

– Ә хәзер төрле киңлектәге тасмаларны иң киңеннән алып иң тарына кадәр сулдан уңга таба тезегез. Аларны ничек урнаштыруыгыз турында сөйләгез.

Тәрбияче алдагы һәр тасманың бер үк зурлыкта кими баруына балаларның игътибарын җәлеп итә һәм моны шартлы үлчәм белән тикшереп булуын искәртә. (3 нче рәсем).

3 нче рәсем

Тәрбияче:

– Балалар, бирелгән ак төстәге кәгазь тасманы уңнан беренче тасмага куябыз, янәшә торган ике тасманың киңлеге күпмегә аерылып торганын ак тасмада билгелибез, билгеләгән урыннан бөклибез, килеп чыккан шартлы үлчәмне шул бөкләү сызыгынан кисеп алабыз. Аннары шартлы үлчәмне барлык тасмаларга куябыз һәм һәр тасманың киңлеге бер-берсеннән бер үк зурлыкта аерылып торуын күрәбез.

Якташыбыз Алексей Копунов – батырлык, Ватанга намуслы хезмәт һәм аңа тугрылык үрнәге. Без аның каһарманлыгын мәңге онытмабыз. Якташыбыз белән горурланабыз!

«Цилиндрларны бер рәткә тез» уен күнегүе.

Келәмдә төрле биеклектәге цилиндрлар тәртипсез рәвештә урнаштырылган.

Тәрбияче:

– Балалар, цилиндрларны иң тәбәнәгеннән алып иң биегенә кадәр бер рәткә тезегез. Предметларны биеклек буенча урнаштыру кагыйдәләрен исегезгә төшерегез.

Балалар чиратлашып биремне үтиләр: һәр бала, чираттагы цилиндрны сайлаганда, үз гамәлен аңлата.

Тәрбияче:

– Мин калган цилиндрлардан иң тәбәнәген сайлыйм, аны барлык цилиндрлар белән чагыштырам һәм янәшә куям.

Бер балага алдагы цилиндр кебек үк биеклектәге цилиндр бирелә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу ике цилиндрның биеклекләре бер үк. Хәзер без сезнең белән аны тикшереп карарбыз.

Аннары бу цилиндрны алып куярга тәкъдим итә. Биремне үтәгәннән соң балалар һәр цилиндрның биеклеге турында сөйлиләр.

«Лабиринттан чыгу юлын табыгыз»

Тәрбияче лабиринтны карарга, аннан чыгу юлын табарга һәм аны карандаш белән сызарга тәкъдим итә. Биремне үтәү процессында балалар үз эшләрен аңлаталар һәм хаталарны төзәтәләр. Биремне уңышлы үтәгән балалар йолдызчык алалар.