«Курчакларга саннарны табарга булышыйк» уен күнегүе.

Балалар өстәл артында утыралар. Курчаклар балаларга цифрлар күрсәтәләр (1 дән 3 кә кадәр). Балалар курчакларның нинди цифрларны күрсәткәнен әйтеп бирергә тиешләр.

Балалар:

– 1, 2, 3.

Тәрбияче:

– Шундый санны табыгыз һәм карточкаларны өстәлгә куегыз. Аннары саннарны бер-бер артлы әйтеп чыгыгыз.

Курчаклар балаларга 1 цифры язылган дүрт карточка күрсәтәләр, нинди цифр икәнен сорыйлар. Тәрбияче балаларда дүртле микъдар санын нинди цифр белән билгеләргә мөмкинлеген ачыклый. Курчаклар цифрны табарга булышалар һәм нәрсәгә охшаган икәнлеген ачыклыйлар. Балалар 4 цифры язылган карточкаларны табалар, аларны башка карточкалар янына куялар һәм һәрберсен тәртип буенча атыйлар.

«Санны дөрес итеп төзегез» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга төрле төстәге карандашлар ярдәмендә микъдар саны төзергә тәкъдим итә. Ул балаларга кием яки аяк киеме рәсемнәре төшерелгән карточкалар күрсәтә һәм әйберләрнең микъдарын кирәкле цифр белән билгеләүләрен, бу цифрны карандашлар белән күрсәтергә куша.

Уен күнегүе 3–4 тапкыр кабатлана.

Тәрбияче:

– Карточкадагы предметлар микъдарын нинди цифр белән билгеләргә була? Сез теге яки бу төсле ничә карандаш алдыгыз?

Динамик пауза:

Бер – уңга, бер – сулга,

уңга-сулга әйләнәләр

Әйләнәбез урында.

Бер алга, бер-артка,

алга-артка баралар

Тукталабыз урында.

Утырабыз чүгәләп,

чүгәлиләр

Ял итәбез бергәләп.

сикерәләр, кул чабалар.

«Курчакка тасма бәйлибез» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга чәче бер толымга үрелгән курчак күрсәтә һәм ике толым ясап үреп, курчакның прическасын үзгәртергә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Курчакның бер тасмасы бар. Шул ук озынлыктагы тагын бер тасманы кисеп алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар үз фикерләрен әйтәләр.

Тәрбияче аларны шартлы үлчәм куллану кирәк дигән фикергә китерә. Балалар тәрбияче белән бергә шартлы үлчәм предметларын карыйлар һәм катыргы тасманы сайлыйлар. Турыдан-туры чагыштыру ярдәмендә алар катыргы тасма һәм чәч тасмасы озынлыгының тигезлеген тикшерәләр. Катыргы тасма ярдәмендә бала кирәкле озынлыктагы тасманы үлчи һәм кисә. Икенче бала тасмаларны озынлык буенча чагыштыра, аларның тигезлеген күрсәтә (балалар тасмаларның тигезлеген сүз белән әйтеп билгели (озынлыклары буенча бертөрле). Тәрбияче белән бергә тасмаларны курчакка бәйлиләр.

«Машиналар өчен юллар төзибез» уен күнегүе.

Балалар биремне келәмдә парлап башкаралар.

Тәрбияче:

– Курчаклар машинада кунакка барырга телиләр, ләкин моның өчен юл төзергә кирәк. Юлны нинди детальләрдән төзибез?

Балалар:

– Агач таякчыклардан.

Тәрбияче:

– Машина үтәр өчен юл нинди киңлектә булырга тиеш?

Балалар:

– Юл машина киңлегендә булырга тиеш.

Тәрбияче:

– Машина киңлеген ничек билгеләргә?

Балалар:

– Кәгазь тасманы машинаның киңлегенә тигез булырлык итеп ясарга.

Балалар кәгазь тасманы бөкләп, машина киңлеге буенча шартлы үлчәм ясыйлар. Аннары алар шул шартлы үлчәм киңлегендә агач борысчыклардан юл ясыйлар, машина йөртәләр.

«Предмет кайда урнашкан» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга биремнәрне үтәргә тәкъдим итә.

Балалар:

– Шкафның (сәгать, такта, курчак почмагы) кайда урнашканын билгеләгез. Такта миңа карата кайда урнашкан?

Балалар:

– Шкаф сездән сул якта, сәгать шкафның уң ягында һ.б.