6 санының берәмлекләрдән төзелеше.
Информация
Рабит Батулланың «Аю Әппәс» әкияте. http://www.xn--80aab5b.xn--p1ai/ipad/library.html?id=39.
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларның игътибарын кәрзингә юнәлтә. Кәрзичиратлашып ала һәм балаларга теге яки бу әйбернең нинди геометрик фигурага охшаганын ачыклауны сорый. Балалар, өстәлләрендәге геометрик фигуралар җыелмасыннан алып, тиешле геометрик фигураларны күрсәтәләр.
Рабит Батулланың «Аю Әппәс» әкиятен карау.
Рабит Батулланың «Аю Әппәс» әкиятен http://www.xn--80aab5b.xn--p1ai/ipad/library.html?id=39 карау һәм әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.
Тәрбияче:
– Аю Әппәс бакчасында нинди яшелчәләр үстергән?
Балалар:
– Кишер, кәбестә, чөгендер, кыяр, помидор, шалкан.
Тәрбияче:
– Үзе үстергән яшелчәләр белән ул кемне сыйлаган?
Балалар:
– Куянны сыйлаган.
Тәрбияче:
– Куянга ничә яшелчә биргән?
Балалар:
– Бер кишер, бер кәбестә, бер чөгендер, бер кыяр, бер помидор, бер шалкан биргән.
Тәрбияче:
– Куянны барлыгы ничә яшелчә белән сыйлаган?
Балалар:
– Барлыгы алты яшелчә белән.
«Сәяхәткә җыенабыз» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга сәяхәткә әйберләр җыярга тәкъдим итә һәм үзләре белән нәрсә алырга кирәклеген ачыклый. Өстәлдә компас, кәрзин, биштәр, сәгать, термос, кружка, компьютер, телефон бар. Тәрбияче балаларга сәяхәт өчен кирәк булган алты әйберне сайларга куша.
Тәрбияче:
– Теге яки бу әйберне ничәне алдыгыз? Сез нинди цифр ясадыгыз? Алты цифрын ничек ясадыгыз?
Динамик пауза. «Шаян балалар».
Бигрәк шаян инде без, |
|
Тик тормыйбыз бер дә без. |
тыпырдыйлар |
Кулларны күтәрәбез, |
кулларын күтәрәләр |
Аннары төшерәбез. |
кулларын төшерәләр |
Чүгәлибез, торабыз, |
чүгәлиләр |
Башны уңга борабыз |
башларын уңга боралар |
Аннан сулга карыйбыз |
башларын сулга боралар |
Һәм сикерә башлыйбыз. |
сикерәләр |
Шул арада иелеп, |
алга иеләләр |
Басарга өлгерәбез. |
туры басалар |
Тирән итеп сулыйбыз, |
кулларын өскә күтәреп сулыш алалар |
Ял итәргә туктыйбыз. |
сулышларын чыгарып, кулларын төшерәләр |
«Көзге чәчәк бәйләмен җыегыз» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга табышмак әйтә:
Буяусыз, пумаласыз килде
Һәм барлык яфракларны буяды (Көз).
Идәндә төрле төстәге агач яфраклары. Тәрбияче балаларга 6 санын бер үк төстәге яфракларны ике тапкыр кабатламыйча тезергә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Сезнең бәйләмдә ничә яфрак бар? Теге яки бу төстәге ничә яфрак? Алты цифрын ничек яздыгыз?
«Саннарны рәткә тезәбез» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга шигырь укый. Балалар цифрлар белән тиешле карточкаларны күрсәтәләр һәм тактага карточкалар куялар.
Тәрбияче:
– Саннар рәткә тезелгән,
Без аларны саныйбыз:
Бер – борын, |
1 цифрын күрсәтү |
Һәм дә бер баш, |
1 цифрын күрсәтү |
Күзләр-ике |
2 цифрын күрсәтү |
Һәм ике колак. |
2 цифрын күрсәтү |
Әкияттәге өч кыз |
3 цифрын күрсәтү |
Йөриләр ди тыз да быз. |
|
Бүлмәнең дә, кәгазьнең дә |
|
Бар ди бит дүрт почмагы, |
4 цифрын күрсәтү |
Өстәл белән урындыкның |
|
Һәрвакыт дүрт аягы. |
4 цифрын күрсәтү. |
Тәрбияче:
– Бер кулда ничә бармак бар?
Тәрбияче 5 цифры язылган карточканы күрсәтә.
Тәрбияче:
– Бу 5 цифры, ул биш микъдар санын күрсәтә.
5 цифры турында шигырь укый.
Тәрбияче:
– Уң кулымда биш бармак,
Сул кулымда биш бармак.
Чәбәк-чәбәк чабам кулны,
Әбием әйтсә такмак.
Биш саны язылган карточканы үзегездә табыгыз һәм аны бармак белән йөртеп чыгыгыз.
Тәрбияче:
– Биштәрнең эченнән сикереп чыкты Бишле.
Уракка охшаган икән Бишле, күрче!
Аягын сул якка, кулын уңга сузып биеп китте Бишле,
Үзе бии, үзе курка килмәсен дип Икеле.
Балалар, тәрбияче соравы буенча, 5 санының «кулын» һәм «аягын» күрсәтәләр. Тәрбияче санлы рәтне 5 цифрлы карточка белән тулыландыра. Балалар саннарны тәртип буенча атыйлар. Аннары алар үз өстәлләрендә цифрларны тәртип буенча куялар, охшаш цифрларны (5 һәм 2 цифры) табалар һәм аларның нәрсә белән аерылып торуын аңлаталар.
Тәрбияче балаларга тактада биш предмет сурәтләнгән карточкаларны табарга тәкъдим итә (тактада 1–5 предмет сурәтләнгән карточкалар).
«Атна көннәрен әйтегез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Бүген нинди көн? Шул ук көнне укучылар сәяхәткә киттеләр һәм ике көннән соң өченче көндә кайтачаклар. Укучылар атнаның кайсы көнендә кайта?
Тәрбияче балаларга тагын 2–3 шундый бирем тәкъдим итә.